Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай чәкчәгенә гимн

Менә тагын Яңа елга аяк бастык. Һәркайсыбыз үтеп баручы елга нәтиҗәләр ясый, алдагы елга планнар кора, яңа идеяләр белән яна. Үтеп баручы ел нинди уңышлары белән сөендерде, тормышыбызга нинди яңалыклар кертте, нинди җитешсезлекләр булды, көнкүрешебезне яхшырту, хезмәтебезне нәтиҗәле итү өчен без ниләр эшләдек – менә шулар хакында уйланабыз. 

Редакция тормышына 2019 ел коллективтан зур хезмәт таләп иткән ел буларак кереп калды. Бу, беренче чиратта, газетаның бизәлешендә ачык чагылды. Укучыларыбыз да моны сизде. Газетабызның матурланып, икенчерәк төсмердә чыгуы өчен дизайнерыбыз Динара Шакирҗанова адресына бик күп мактау сүзләре әйттеләр. Иҗади коллектив эчтәлекне баету өчен зур көч куйды. Мәкаләләрнең җитдилеге, язылу стиле – болар һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Әлбәттә инде, газетаның тулы канлы булуына махсус хәбәрчеләребезнең безнең белән һәрдаим элемтәдә торуы да йогынты ясый. Алар куйган хезмәт шулай ук газетабыз үсешендә бер этәргеч булып тора. 
Үтеп баручы елда ирешкән зур уңышыбыз – яңа укучылар табуда. Укучыларыбыз саны арту безнең өчен бик мөһим, һәр укучы безнең өчен кадерле. Райондашларыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырып, бердәм булып яши башлау өчен ел дәвамында зур көч куярга туры килде. Шулай ук яңа укучылар табу, халыкның күңелен күрү, гармун, тальян моңнарын халыкка кайтару, баянчыларыбызны, гармун осталарын барлау, халык алдына чыгару, тальян моңнарын үлмәс ядкәр итү максатыннан район хакимияте белән берлектә оештырылган «Уйна, Тукай гармуны!» фестивале дә халык күңелендә күп еллар дәвамында җыелып килгән бозны урыныннан кузгатырлык булды. Төрле милләт халкын җыйган әлеге фестиваль райондашларыбызның бердәм, бер-берсенә, мәдәниятебезгә, сәнгатькә гашыйк булуын раслады.
Узган җәй умартачыларга уңай килмәде. Салкын булды, өстәвенә, агуланып күп төбәкләрдә бал кортлары һәлак булды. Бу һөнәр ияләренең күңелен күрер, аларга игътибарны арттырыр өчен безнең коллектив тагын бер «фирменный» бәйрәм уйлап тапты – «Баллы бәйрәм» бәйге-фестивале. Бирегә районыбыздан, республика төбәкләреннән генә түгел, хәтта Башкортстаннан, Удмуртиядән, Әстерхан өлкәсеннән умартачылар килде. Кайнатма ясаучылар кушылды. Андый фестивальләр Мәскәү, Питер калаларында гына үтә иде. Бактың исә, безнең хатын-кызларыбыз нинди генә кайнатмалар ясамый икән! Күз явын алырлык, телләреңне йотарлык нигъмәтләр белән шаккатырдылар хуҗабикәләр. 
Иң элек безне укучыларыбыз, район кешеләре белән «Тукай чәкчәге» бәйрәме берләштерде. Район хакимияте белән берлектә оештырылган әлеге бәйрәм 2019 елның тарих битләрендә матур вакыйга булып язылып калды. Чөнки ул һәркемнең күңеленә үтеп кереп, бары тик җылы хисләр генә калдырган чын халык бәйрәме булды. Жюри әгъзасы – гомере буе мәгарифне үстерү буенча Чаллы шәһәре мэрының киңәшчесе Фәйрүзә Мостафина: «Мондый эчтәлекле эчкерсез бәйрәмне олы шәһәрләрдә дә үткәрә алганнары юк», – дип бәяләде. Гаҗәеп тыйнак һәм үз-үзләренә бик ышанып бетмәгән, ләкин телеңне йотарлык искиткеч тәмле чәкчәк пешерә белүче авыл хатын-кызлары чын сәхнә йолдызларына әверелде дә куйды. Тамашачылар алдында үзләрен иҗади яктан күрсәтә алдылар. Ул гына да түгел, безнең осталарыбыз ел дәвамында районда үткән һәрбер чараны, бәйрәмне бизәде, мәртәбәле кунакларны каршы алды. Сер түгел, безнең бәйгедә җиңүчеләрнең бизнеслары да үргә таба китте. «Тукай чәкчәге» бәйрәменең социаль мизгелен дә әйтеп үтәсе килә. Игенче авылыннан чәкчәк пешерүче Гөлфирә Шәйхразыева конкурска дигән чәкчәген мәчет формасында ясап авылдашларының хыялын житкерде. Авыл халкы үзләренең мәчетен төзергә хыяллана. Һәм могҗиза! Жюри әгъзасы – «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов сәхнәгә менеп мәчет төзергә булышырга вәгъдәсен бирде. Сүзендә торып, Игенче авылы халкына акчалата ярдәм күрсәтте. Бүген инде бу изге йортны ачарга әзерләнәләр.
Әйтергә кирәк, Тукай районында чәкчәк осталары бик күп. Аларның барысы да бәйгедә дә катнаша алмады. Финалга да барысы да үтмәде. Осталарыбыз алдында без бәйге озын гомерле, дәвамлы булачак дип сүз биргән идек. Сүзебездә торып, без быел бәйгебезне күләмлерәк итеп оештырачакбыз. Бәйрәмне республика дәрәҗәсенә чыгарырга дигән нияттән, әлеге чарага кунак итеп республика шәһәр-районнарыннан да осталар чакырылачак. Сайлап алу туры быел башкачарак уздырыла. Районыбыздагы барлык авыл җирлекләрен 6 төркемгә бүлеп, шул авылларга караган осталарны ярыштырачакбыз. Һәр төркемнән бер җиңүче билгеләнә. Нәтиҗәдә 6 финалист  март аенда Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында узачак финал-бәйгедә катнаша. Сизәсездер, быелгы ярышлар кызурак булырга охшаган. Катнашучыларга да таләпләр югарырак. Шулай да һич курыкмасыннар, үзләрен күрсәтеп, сынап карау мөмкинлегеннән файдалансыннар.
Чәкчәк халкыбызның төсе ул. Шуңа күрә аны зурлау, безнең милләтебезне, рухи мирасыбызны саклауга керткән өлешебез булып тора. Бу бәйрәмебезне саллырак, мәгънәлерәк итү өчен «Йолдызлы чәкчәк» фестиваленең гимнын иҗат итәргә булдык. Аның сүзләрен, көен иҗат итүчеләр арасында аерым бәйге узачак. 
Әле болар барысы да башкарасы эшләрнең башы гына. Алдагы елда эшлисе эшләрнең әле исәбе-хисабы юк. Әлбәттә инде, һәр эштә дә безгә укучыларыбызның ярдәме кирәк. Бердәмлектә көч дип дөрес әйтәләр. Шуңа да без һәр башлаган эшебездә газета укучыларыбызга таянабыз, аларны редакциябезең ярдәмчеләре һәм дуслары итеп күрәсебез килә. 

Тәмле җыр
Милли ризыгыбыз – телләрне йотарлык чәкчәк турында җыр язу хыялым күптән бар иде. Дөресен әйткәндә, чәкчәк ашаган саен күңелдә җыр туа! Әбиләребез, әнкәйләребез пешергән төш, чәкчәк, бавырсакларның тәме әле дә булса онытылмый.
Ни гаҗәп, беркайчан да чәкчәк бер-берсенең тәмен кабатламый, чөнки һәрбер пешерүченең үз сере бар. Шушы тәмле, татлы, баллы чәкчәктән башка татар халкында бер генә бәйрәм дә узмый. Ә инде туйда чәкчәк мәхәббәт символы булып санала. Кияү ягы да, килен ягы да бер-берсенә матур итеп бизәлгән тау кадәр чәкчәк алып киләләр. Аның үз йоласы бар: шушы баллы чәкчәкне кабып, кияү-килен, кода-кодагыйлар тәмле телле, бер-берсенә хөрмәтле булсын дип телиләр.
Районыбызда соңгы елларда матур йолалар кире кайтарыла. Шуларның берсе – «Чәкчәк бәйрәме». Миңа узган ел шушы бәйрәмдә катнашучыларга шигырьләр язып бирергә туры килгән иде. Ә инде быел үтәсе бәйрәм өчен махсус атап, бөтен күңел җылымны биреп гимн яздым. Гади генә сүзләр кебек, әмма милли йөзебезне ачкан бу юлларга көй язып яңгырата алсак, бик тә күңелле булыр дип өметләнәм. Ерак ата-бабаларыбыздан килгән бу матур йоланы киләчәк буынга тапшыру безнең изге бурыч.
Аш-суга оста апаларыбыз кызларыбызны милли аш-су әзерләү серләренә өйрәтсә, ә без, шагыйрьләр, хисле җаннар, шушы матурлыкны, ризык тәмен моңлы җырларга салып, киләсе буыннарга тапшырыйк.

Рәзинә СӘЕТГӘРӘЕВА.

Чәкчәк гимны
Тәмле чәкчәк – милли ризык
Табыннарны тора бизәп.
Туй йоласы, бәйрәм күрке 
Сыйлый безне бәхет теләп.

Кушымта:
Чәкчәк – милли ризык,
Карагызчы сез дә татып.
Татарларның табынында –
Баллы чәкчәк, май һәм катык.

Татар халкы – уңган халык,
Колач җәеп каршы ала.
Чиккән сөлгеләргә һәрчак 
Телең йотар чәкчәк куя.

Чәкчәк бәйрәменә килеп,
Милләтемнең йөзен күреп.
Гореф-гадәтләрне белеп,
Күңелең ач җырлап-биеп.

Кушымта:
Чәкчәк... Баллы, бик тәмле,
Чак-чак кына кабасы...
Бергә, тату яшәгез, ди
Әби-бабай йоласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев