Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Яллар файдалы үтте

Яңа ел яллары – һәркем өчен иң көтеп алган вакыт. Тик аларны бер үк вакытта күңелле дә, файдалы да итеп үткәрү мөһим. Көнне өйдә телевизор карап яки компьютерда утырып кына үткәрү зыянга гына. Шуңа күрә тукайлылар актив ял турында онытмый. Саф һавада йөрү, чана-чаңгыда, тимераякта шуу сәламәтлеккә файдалы гына түгел, күтәренке кәеф чыганагы да.

Яңа поселогында чаңгы сезонын ачуга багышланган спорт бәйрәмендә егерме өч авыл җирлегеннән һәм уналты мәктәптән барлыгы 125 спортчы катнашты. Бу көнне чаңгы юлына мәктәп укучылары һәм авыл советы хезмәткәрләре генә түгел, теләге булганнарның һәрберсе, ветераннар, пенсионерлар да чыкты. Кыш бабай призы өчен киеренке ярышта авыл җирлекләре арасында беренчелекне калмашлылар яулады. Икенче урынга Иштирәк җирлегенең чаңгычылары чыкты. Өченче урынны түбәнсуыксулар алды. Мәктәп укучылары арасында иң яхшы нәтиҗәне Иске Абдул спортчылары күрсәтте. Икенче урында – Яңа поселогы, өченчедә – Кече Шилнә.
Мәләкәс авылында ир-ат командалары арасында шайбалы хоккей буенча ачык ярышлар узды. Анда Тукай районнан кала, Мөслим, Сарман хоккейчылары да катнашты, барлыгы 36 спорчы килде. Уен нәтиҗәләре буенча, беренче урынга Мөслим районы командасы, икенче урынга Мәләкәс командасы, өченче урынга Сарман районы командасы билгеләнде. Уеннарның иң яхшы һөҗүмчесе дип Мәләкәс авыл җирлеге уенчысы Руслан Иванов танылды. Сосновый Бор поселогында исә Раштуа бәйрәме уңаеннан хоккей ярышы узды. Теләге булган hәр тукайлы өчен кышкы спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр булды. 
Тукайлылар интеллектуаль уеннарга да өстенлек бирә. Яр Чаллы шәһәренең шахмат-шашка клубында шашка һәм шахмат буенча район беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда районның 18 гомуми белем бирү оешмасыннан һәм 20 авыл җирлегеннән барлыгы 157 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, мәктәпләр арасында беренче урынны Кече Шилнә мәктәбе яулады, икенче урында – Мусабай Завод, өченче урында Яңа поселогы мәктәбе. Авыл җирлекләре арасында беренче урын Кече Шилнә, икенче урын – Мусабай Завод, өченче урын Мәләкәс авыл җирлегендә.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X