Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Димәк, ел уңышлы булачак...

Менә 2020 елга да аяк бастык. Яна елны һәркем күтәренке күңел белән каршы алырга тырыша. Кем әйтмешли, елың ничек башланса, шулай узарга да тиеш. Кайбер райондашларыбыз үзләренең иске елны озатып, яңасын каршы алу мизгелләре белән уртаклашты. 

Әлфизә Садыйкова, Игенче авылы:
– Безнең авылыбыз зур түгел. Җыелып күңел ача торган клубыбыз да юк. Шулай да Яңа ел каршылауда безнең үзебезнең дүрт еллык традициябез бар. Утызынчы декабрьдә бер төркем активистлар, нигездә, Чаллыда эшләп пенсиягә чыгып, туган нигезләренә кайтып төпләнгән игенчелеләр, төрле әкият геройлары булып киенеп, авылдашларыбызны котлап йөрибез. Быел үзем, танылган «Морозко» әкиятеннән Марфуша булып киендем. Бер төркемгә сарык, Убырлы карчык, Кар бабай, Кыш бабай һәм Кар кызы тупланды. Жырлап-биеп, күчтәнәчләр алып авылдашларыбызга юл тоттык. Безне һәр өйдә көтеп алалар, кечкенә бүләкләребезгә дә шатланалар, үзләре дә сый-нигъмәтләреннән авыз итәргә чакыралар. Чын-чынлап әкияти тамаша инде менә! Һәркемнең күңеле шат, бәйрәмчә! Безгә рәхмәт әйтәләр!
Аннары жыелышып күрше Боерган авылына юл тоттык. Клубларында оештырылган Яңа ел тамашасына килеп төштек. Анда да безнең мондый әкияти образларга керүебезне югары бәяләделәр. Без дә боерганлылар белән аякларыбыз талганчы биедек, уеннар уйнадык. Аннары безне Калмаш һәм Калмия авылларына чакырып алдылар. Аларның бәйрәменең дә бизәгенә әйләндек. Бу бик табигый, чөнки Яңа ел ул сихри бәйрәм, аннан һәркем могҗизалар көтә. Безнең Игенче артистлары аны үзләренә дә, кешеләргә дә бүләк итте.

 

Резеда Сафина, Иске Абдул авыл жирлеге башлыгы:
– Мин авыл хуҗалыгында хезмәт куючы барлык авылдашларым кебек үк күтәренке кәеф белән кердем бу елга. Авыл кешесенең, үзегез беләсез, алы да юк, ялы да. Бөтен халык бәйрәмгә әзерләнгәндә дә алар эшләрен ташлап китә алмый. Шуны искә алып, 31 декабрьдә иртән иртүк аларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Фаил Камаев килеп төште. Терлекчеләргә, механизаторларга олы рәхмәтләрен белдереп, бәйрәм котлауларын җиткерде. Алар белән якыннан аралашты, хәлләрен сорашты. Олы җитәкчеләрнең шундый игътибар, хөрмәт күрсәтүе зур нәрсә ул. Юкса, аларның эшләре дә күп, гаилә мәшәкатьләре дә җитәрлектер. Әмма район хуҗалыкларын әйләнеп чыгарга барыбер вакыт тапкан бит! Бәйрәм уңаеннан хужалык җитәкчебез Марат Сафин һәр хезмәтчәнгә икешәр мең сумлык бүләкләр дә таратып чыккан иде. Авылдашларымның күңелләре булды. Яңа ел алдыннан уздырылган барлык чараларда да теләп катнаштылар. 

 

Әлфия, Олы Шилнә авылы:
– Яңа ел алдыннан күңел ачарга тамчы да вакытым булмады. Пилмәннәр ясадым. Минем заказларым гадәти көннәрдә дә күп. Бәйрәм алдыннан үләм дип торам. Әллә кайлардан килеп сорыйлар. Бер алып киткән кешеләр кабат әйләнеп килә. Яраталар минем пилмәннәрне. Төннәр буе йокламадым кайчак. Ярый кызым Казаннан кайтып булышты. 31 декабрь көнне күз алдымнан гел ашъяулыкка тезелгән пилмәннәр китмәде. Үзебезгә Кремль курантлары сугар алдыннан гына ясап пешереп өлгердек. Тик барыбер кәеф яхшы булды. Димәк, киләсе ел безнең өчен табышлы ел булачак. Бер-ике көн ял итеп алдым да бу тәмле ризыкны Иске Яңа елны каршы алучыларга ясый башладым.

 

Ксения Яковлева, Борды урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы:
– Мин 4ле, 5ле билгеләренә генә укыйм. Мәктәптә, районда, республикада үткәрелә торган чараларда бик теләп катнашам. А.С.Пушкин иҗатына багышлап бөтенроссия күләмендә үткәрелгән «Тебя ж, как первую любовь, России сердце не забудет…» проект-конкурсында җиңүче дипломын алдым. «Ломоносовские чтения», «Край, в котором я живу», «Живая классика» hәм башка конкурсларда жиңүле урыннарым күп. Моның өчен мине укыткан, өйрәткән, тәрбия биргән укытучыларыма һәм әти-әниемә рәхмәтлемен. 
Шушы җиңүләрем өчен мине быел район башлыгының чыршы бәйрәменә чакырдылар. Мин бик бик дулкынланып, шул ук вакытта бик шатланып бу чарага килдем. Фаил Мисбахович кулыннан мактау хаты алу минем өчен зур горурлык булды. Яңа ел алдыннан шундый зур чарада катнашу, гомумән, бу вакыйга миңа киләчәктә дә төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алу өчен зур бер этәргеч булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев