Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илһамланып яшисе килә!

Узган ел Тукай районында 178 пар гаилә корган. Шулардан җиде никах елның соңгы көннәрендә теркәлгән. Алар арасында Иске Дөреш авылыннан Миннәхмәтовлар гаиләсе дә бар. Никахларын рәсми рәвештә теркәү өчен кәләш белән кияү Яңа Бүләк авылында урнашкан легендар җырчы Илhам Шакировның музей-йортын сайлаган.

Кияү – 30 яшьлек Айдар Миннәхмәтов. Ул Иске Дөреш авылыннан. Айдар максатчан, тырыш егет, инде авылда төпләнергә дә өлгергән. Ул күп еллар электр станциясендә (ГРЭС) белгеч булып эшли.
– Мин үз районыбызга тугры кеше. Шагыйрь әйтмешли, монда тудым, монда үстем. Монда яшәүне кулай күрәм. Булачак тормыш иптәшемне дә ерактан эзләмәдем. Шөкер, бәхет елмайды миңа, – ди Айдар.
Айдарның сайлаган тиң яры Алия Теләнче Тамак авылы кызы. Алия дә бар яктан булган кыз. Ул да туган районын бик якын күрә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, кыз Минзәлә медицина училищесында белем алган. Алия, яшь белгеч буларак, бүгенге көндә Иске Дөреш авылының фельдшер-акушерлык пунктында эшли. Эшен бик яратып башкара.
– Теләнче Тамак авылыннан Иске Дөреш авылына көн дә барып эшли идем. Бер көнне пунтка матур гына, сөйкемле генә егет килеп керде. Аңа да ярдәм кирәк булган. Шундый пөхтә киенгән, минем белән матур итеп исәнләште, сөйләште. Мин аны карадым, кирәкле дарулар язып бирдем. Без кызларның сизгерлеге көчле, егетнең миңа игътибар иткәнен шунда ук сизеп алдым, – дип сөйли Алия Айдар белән танышулары турында.
Айдарның, чыннан да, беренче күрүдә үк яшь фельдшерга күзе төшә.
– Медпункттан чыккач, ишеккә эленгән мәгълүмат тактасыннан аның телефон номерын язып алдым. Икенче көнне үк аңа шалтыраттым. «Алия, әйдә, Теләнче Тамакка кайтарып куям?» – дим. Алия тиз генә ризалашмады, тик мин үз сүземдә тордым. Аны илтеп куйдым, шулай очраша да башладык, – ди Айдар. 
Шунысы куанычлы – бу очрашулар кавышу белән тәмамланды. Алия белән Айдар Миннәхмәтовлар никахларын рәсми рәвештә Яңа Бүләк авылында мәшhүр җырчы Илhам Шакировның музей-йортында теркәргә карар иттеләр. Аларның ниятен әти-әниләре, туганнары, дуслары, авылдашлары да хуплады. 
– Илhам Шакиров халкыбызның бөек улы, аның иҗаты барыбызның күңелен җылыта, сафландыра. Тормышта шундый жаваплы адымыбызны ясаганда аның рухына – изге хисләргә кагыласы килде. Безнең дә гаилә тормышыбызны бөек җырчыдан илһам алып – илһамланып үтәсебез килә, – диләр яшьләр. 
Бөек җырчының музей-йорты тукайлылар өчен Мәккәгә тиң. Районда никахларны рәсми рәвештә биредә теркәү 2011 елда башланган иде. Ул шул вакыттан күркәм традициягә әверелде. Берсеннән-берсе матур туйлар гөрләде. 2013 елда кавышкан парның никахында Илhам ага Шакиров үзе дә шәхсән катнашты. Узган ел музей бинасы капиталь ремонтланганнан соң, биредә никах теркәү янәдән яшьләрдә кызыксыну уятты. 
– Яшь парларның үз туган җирләренә тугры булулары, үз тамырларын белеп hәм гаилә традицияләрен кадерләп, саклап яшәүләре – бәхетле тормыш гарантиясе ул, – ди район гражданлык хәлләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина.

Алия Миннәхмәтова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев