8 декабрь 2017 яңалыклары
-
Васил Хаҗиев вәкаләтләрен туктатты, район белән бүгеннән Фаил Камаев җитәкчелек итә
Бүген хакимияттә район Советының чираттан тыш утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов, ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты. Утырышның башында...
-
Файдалы киңәшләр
▪ Ашны пешергәндә акрын гына болгатыгыз. Болай яшелчәләр тигез пешә, изелми. ▪ Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, суына һәр 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. ▪ Бәрәңгене көчле утта пешермәгез, югыйсә аның тышы пешә, ә эче чи кала. ▪ Чатнаган йомырка пешергәндә, агып чыкмасын өчен,...
-
Саксызлык аркасында ике мунча янган
Шимбә, 2 декабрь көнне «Кузнечный» бакчачылык ширкәтендә төнге 12нче киткәндә бер этажлы мунча яна. Ут чыгуның сәбәбен төтен чыккычының таләпләргә туры китереп куелмавы, дип аңлата күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге. Өлкән инспектор Артем Асеев хәбәр иткәнчә, янгын чыгу нәтиҗәсендә юыну бүлмәсенә дә, ял итү бүлмәсенә дә - барлыгы 16 квадрат метр...
-
Мөмкинлекләре чикле тукайлылар үзара көч сынашты
Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза. Бу атнада чәршәмбе көнне мөмкинлекләре чикле тукайлылар арасында IV район спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда барлык төр инвалидлар да катнашты. Спартакиадада тукайлылар үзара шашка, дартс, армспорт, ату, урыннан сикерү кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Барлыгы 50дән артык спортчы - 11 команда катнашты. Гомуми исәптә...
-
Район эшмәкәрләренә эшләрендә ярдәм итәргә ышандырдылар
Кичә Тукай районы эшмәкәрләре өчен «Бизнес-десант» дип аталган түләүсез семинар узды. Бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган әлеге чарада районның 35 эшмәкәре катнашты.
-
Суд законсыз бирелгән җирләрне кире кайтартачак
Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының җир участокларына кагылышлы законнарны үтәве тикшерелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 2006-2011 елларда Бәтке, Мәләкәс, Теләнче Тамак һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә 6 гражданга хуҗалык кенәгәсеннән җир участокларына хокуклары турында өземтәләр бирелгән. Җирләрнең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бу өземтәләргә нигезләнеп, гражданнар участокларны милек...
-
Район башлыгы Васил Хаҗиев эшеннән китә
Бүген район Советының чираттан тыш утырышы уза. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошинның килүе көтелә. Сессиядә Тукай муниципаль районы башлыгы Васил Хаҗиевның үз теләге белән эштән китүен сораган гаризасы каралачак. Искә төшерәбез, Васил Гариф улы әлеге вазифада 2010 елның җәеннән эшләде. Бу урынга моңа кадәр Актаныш муниципаль районы башлыгы булып эшләгән...
-
8 декабрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 8 декабрь көнне, Тукай районында көн дәвамында болытлы һава. Явым-төшем көтелми. Һава температурасы көндез 10 градус суык, төнлә -4 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. sinoptik.com сайты фаразына караганда, иртәгә болытлы, явым- төшем юк, -10, -9 градус.