Файдалы киңәшләр
▪ Ашны пешергәндә акрын гына болгатыгыз. Болай яшелчәләр тигез пешә, изелми. ▪ Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, суына һәр 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. ▪ Бәрәңгене көчле утта пешермәгез, югыйсә аның тышы пешә, ә эче чи кала. ▪ Чатнаган йомырка пешергәндә, агып чыкмасын өчен,...
▪ Ашны пешергәндә акрын гына болгатыгыз. Болай яшелчәләр тигез пешә, изелми.
▪ Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, суына һәр 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк.
▪ Бәрәңгене көчле утта пешермәгез, югыйсә аның тышы пешә, ә эче чи кала.
▪ Чатнаган йомырка пешергәндә, агып чыкмасын өчен, суына тоз салыгыз яки чатнаган урынына лимон согы сөртегез.
▪ Башлы кызыл кәбестәнең кечерәге сусылрак һәм тәмлерәк.
▪ Майонезлы салатка берничә минутка лимон кабыгы куеп торсаң, тәмлерәк булаю
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев