Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эшмәкәрләренә эшләрендә ярдәм итәргә ышандырдылар

Кичә Тукай районы эшмәкәрләре өчен «Бизнес-десант» дип аталган түләүсез семинар узды. Бизнеска ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылган әлеге чарада районның 35 эшмәкәре катнашты.

Бизнес вәкилләрен борчыган сораулар бик күп: аларны тикшерүчеләр дә, штраф салучылар да җитәрлек. Мондый очракларда эшмәкәрләр гадәттә кемгә барып мөрәҗәгать итәргә белмиләр. Шулай ук эшне оештыруда, сәүдә базарына чыгуда каршылыкларга юлыгалар. Семинарны оештыручылар әлеге мәсьәләләрне хәл итү юллары турында да сөйләделәр, ярдәм итәргә мөмкин булган затларның элемтә телефоннарын бирделәр.

Эшмәкәрләргә дәүләттән ярдәм күрсәтү, программаларда катнашу мөмкинлекләре турында да сөйләшү булды. Бу темага сүз чыккач, фермер Таһир Хөрмәтуллин авыл хуҗалыгы техникасы алуда кулланыла торган 40х60 программасының шартлары үтәлмәвен билгеләп үтте. «Техника сатып алдым, бәясен тулысынча түләдем, ләкин дәүләттән бирелергә тиешле 40 процентны тулысынча кайтармадылар», - диде ул. Чараны оештыручылар бу мәсьәләне контрольгә алырга, семинар тәмамлангач проблемага шәхсән алынырга сүз бирделәр.

Моннан тыш, очрашу барышында эшмәкәрләр өчен «Проверенный бизнес» дип аталган интернет-журнал оештыру турында да сүз булды. «Бизнес-десант»та катнашучыларга әлеге интернет-журналга үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлеге бирелде.

«Мондый очрашулар бизнес вәкилләре өчен бик кирәк һәм файдалы. Чөнки хокукый яктан булсынмы, дәүләт программаларында катнашумы - эшмәкәрләрне борчыган сораулар бихисап. Бу төр чаралар елга бер генә түгел, ешрак үткәрелсә дә яхшы булыр иде», - дип үз фикерен белдерде Тукай районында эшмәкәрлекне яклау координацион советы рәисе урынбасары Янина Дремуха.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев