Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Канун һәм хокук тәртибе

Суд законсыз бирелгән җирләрне кире кайтартачак

Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының җир участокларына кагылышлы законнарны үтәве тикшерелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 2006-2011 елларда Бәтке, Мәләкәс, Теләнче Тамак һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә 6 гражданга хуҗалык кенәгәсеннән җир участокларына хокуклары турында өземтәләр бирелгән. Җирләрнең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бу өземтәләргә нигезләнеп, гражданнар участокларны милек...

Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының җир участокларына кагылышлы законнарны үтәве тикшерелде. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, 2006-2011 елларда Бәтке, Мәләкәс, Теләнче Тамак һәм Кече Шилнә авыл җирлекләрендә 6 гражданга хуҗалык кенәгәсеннән җир участокларына хокуклары турында өземтәләр бирелгән. Җирләрнең гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрны тәшкил итә. Бу өземтәләргә нигезләнеп, гражданнар участокларны милек итеп рәсмиләштергәннәр һәм сатканнар. Шуның белән бергә, хуҗалык кенәгәләрендә кишәрлекләрнең әлеге гражданнарныкы булуы турында мәгълүмат юк. Моннан тыш, аерым гражданнар Тукай районы территориясендә беркайчан да яшәмәгәннәр һәм җир участогы алуга хокуклары да булмаган. Кишәрлекләрдән законсыз файдалану аркасында Тукай муниципаль районына 3 млн сумлык зыян килгән.

Тикшерү үткәргәннән соң район прокуратурасы хуҗалык кенәгәләреннән бирелгән өземтәләрнең, милек итеп рәсмиләштерү документларының гамәлдә түгеллекләрен тану һәм кишәрлекләрне законсыз кулланучылардан алу турында судка 6 дәгъва хаты юллады. Хатларның 3есен суд канәгатьләндерде, 3есе әлегә каралуда, дип хәбәр итә район прокуроры ярдәмчесе Рөстәм Яхин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев