Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саксызлык аркасында ике мунча янган

Шимбә, 2 декабрь көнне «Кузнечный» бакчачылык ширкәтендә төнге 12нче киткәндә бер этажлы мунча яна. Ут чыгуның сәбәбен төтен чыккычының таләпләргә туры китереп куелмавы, дип аңлата күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге. Өлкән инспектор Артем Асеев хәбәр иткәнчә, янгын чыгу нәтиҗәсендә юыну бүлмәсенә дә, ял итү бүлмәсенә дә - барлыгы 16 квадрат метр...

Шимбә, 2 декабрь көнне «Кузнечный» бакчачылык ширкәтендә төнге 12нче киткәндә бер этажлы мунча яна. Ут чыгуның сәбәбен төтен чыккычының таләпләргә туры китереп куелмавы, дип аңлата күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге. Өлкән инспектор Артем Асеев хәбәр иткәнчә, янгын чыгу нәтиҗәсендә юыну бүлмәсенә дә, ял итү бүлмәсенә дә - барлыгы 16 квадрат метр мәйданга зыян килә.

Якшәмбе көнне көндезге 12дә «Бриз-2» бакчачылык ширкәтендә дә мунча яна. 44 квадрат метр мәйданлы мунчада ут чыгуның беренче сәбәбе - ягу мичен урнаштыру вакытында куркынычсызлык таләпләрен бозу, дип хәбәр итте күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.

Ике очракта да мунчалар иминиятләштерелмәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев