7 июль 2017 яңалыклары
-
Иң тырыш хуҗабикәләрне Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге бюро утырышында бүләкләделәр
Бүген редакциябезгә кунаклар җыйдык. Кунакларның да ниндиләре генә - газета оештырган "Мин иң тырыш хуҗабикә" бәйгесе катнашучылары. Чәй табынында аларның һәрберсенә актив булганнары өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Минталип Миңнеханов, бәйгебезнең иганәчесе, хуҗабикәләрне нурлы дип тә атады. - Ир-атның йөрәгенә юл ашказаны аша бит. Сез тәкъдим иткән аш-су рецептлары чыннан да...
-
Кнәздә баш батырга телевизор бүләк иттеләр
- Иң беренчеләрдән булып милли бәйрәм белән Кнәз авылы халкын җирлек башлыгы Тамара Белова, ветераннар исеменнән Александр Волков котладылар, - дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. - Аннары бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре башланды: халык шау-гөр килеп төрле уеннарда катнашты. Сабан туе бәйрәменең иң мавыктыргыч, кызыклы өлеше ул, әлбәттә,...
-
«Калмиядә якташлыкның кадерен белә торган халык яши», – дип белдерә Ижауда яшәүче Фидания Муллахмәтова
- Аллага шөкер, әниебезнең туган авылында, борынгы бабаларыбыз гомер кичергән авыл Сабан туенда катнашырга насыйп булды. Калмиядә үткән бәйрәмнән алган кичерешләребез күңелләрдә әле озак сакланыр, - дип хат юллаган редакциябезгә бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәүче Фидания Муллахмәтова (Гайнетдинова). Фидания ханымның әнисе Наҗия Хафизова (1940 елгы) 8 яшенә кадәр Калмиядә яшәгән....
-
Комсомолец поселогында милли көрәш киеренке төстә барды
Милли бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова ачып җибәрде. Аннары мәйдан уртасына кыр батырлары чакырылды, аларны сәламләү тантанасы үтте. Күп тә үтмәде олысы-кечесе өчен махсус программа башланды: халык рәхәтләнеп милли уеннарда катнашты. Көрәш яратучылар үзләренең батырлары өчен җан атып торды, көч бирде. Мәйдан уртасында исә поселокның иҗат коллективлары матур концерт...
-
Яңа поселогында халык таң калып театральләштерелгән тамаша карады
- Һава торышы тотрыксыз булуга карамастан, Яңа поселогында Сабан туе бәйрәме бернинди икеләнүсез, вакытында башланып китте, - дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина. - Иң беренчеләрдән булып балалар һәм өлкәннәрнең «Чишмә» фольклор коллективы «Язгы чәчү» музыкаль композициясен халыкка тәкъдим итте. Сабан туе бәйрәме ул - язгы чәчүгә йомгак...
-
«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Мультиварка иясе - «Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында бер ай дәвамында «Мин иң тырыш хуҗабикә» дигән бәйге барды. Район авыл җирлекләреннән 10 катнашучыбыз безгә үзләренең фотоларын һәм рецептларын җибәрде. Җиңүчеләр исә, башка конкурсларыбыздан аермалы буларак, бары тик комментарийлар аша гына билгеләнде. Бүләгебез дә...
-
«Зәй шикәре» заводы 50 еллыгын билгеләп үтте
Юбилейга предприятие җитәкчелеге журналистларны да чакырган иде. Әлеге завод шикәр чөгендерен эшкәртү һәм шикәр җитештерү буенча Татарстанда гына түгел, илдә дә иң эре предприятиеләрдән санала. Ул чыгарган продукция чит илләргә дә тарала. 2016 елда завод күрше-тирә район басуларыннан 1 млн тоннадан артык тамыразык кабул иткән. Бу 2015 елга караганда 69...
-
Тукай районында бүгенгә яңгырлы һава торышы
Бүген, 7 июль көнне, Тукай районында болытлы һава. Кичкә кадәр яңгыр явачак. Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, Тукай раойнында ике көн эчендә 33 мм күләмдә яңгыр яуган. Кичкә таба яңгыр туктар, дип фаразлый sinoptik.com сайты. Көндез һава температурасы +17 градус, төнлә +13 градус. Җилнең тизлеге секундына 7 метрга кадәр.