Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Мин иң тырыш хуҗабикә» бәйгесе җиңүчесе билгеле

Мультиварка иясе - «Татарстан» совхозы поселогыннан Рәмилә Фәррахова «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында бер ай дәвамында «Мин иң тырыш хуҗабикә» дигән бәйге барды. Район авыл җирлекләреннән 10 катнашучыбыз безгә үзләренең фотоларын һәм рецептларын җибәрде. Җиңүчеләр исә, башка конкурсларыбыздан аермалы буларак, бары тик комментарийлар аша гына билгеләнде. Бүләгебез дә...

Газетабыз битләрендә хуҗабикәләрнең үзләре, аларның тәмле рецептлары чыгып барды. «Үтә дә матур бәйге уйлап тапкансыз бу юлы. Районыбызның уңган хуҗабикәләре турында укуы - үзе бер җан рәхәте. Бүләк тә искитмәле бит!», - дип редакция телефонына күп тапкырлар шалтыратулар кабул иттек.

Газета сайтында 19 июньнән башлап 25енә кадәр йөзләгән комментарий җыелды. Шилнәбаштан Ләйсән Мәрдәнова 20 комментарий, Иштирәктән Гөлнур Хәсәншина - 12, Иске Абдулдан Фәния Гыйниятуллина - 11, Боерган авылыннан Гөлфия Мәхмүтова - 5, Ташкичүдән Әлфиназ Гыймаева - 29, Боерганнан Илүзә Шамилова 5 комментарий җыйдылар. Ә беренче урын һәм вәгъдә ителгән мультиварканы без «Татарстан» совхозы поселогыннан булган Рәмилә Фәрраховага тапшырачакбыз. Рәмилә Яхиновнаның җанатарлары аның өчен сайтта 159 комментарий калдырдылар. Шулай ук «Якты юл» («Светлый путь») газетасының махсус бүләкләренә 93 комментарий җыйган Рәйлә Закирова (Теләнче Тамак авылыннан), 35 комментарий белән Гөлнара Сәхәпова (Күзкәй) һәм 31 комментарий иясе Энҗе Галиәхмәтова (Калмия) лаек дип табылдылар. Хуҗабикәләребезгә олы рәхмәтләребезне әйтәбез һәм бүләкләү тантанасына 7 июль көнне, сәгать 10да чакырып калабыз. Без бүген хуҗабикәләребез һәм Бөтендөнья татар конгрессы җирле оешмасының мактаулы әгъзалары - Яңа поселогыннан Резидә Мәүҗетова, шулай ук Бикләннән җирле шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева белән берлектә конгрессның бюро утырышын да үткәрәчәкбез.

Шуны да әйтергә кирәк: соңгы минутларга кадәр җиңүченең исемен сер итеп сакладык. Сайтта калдырылган комментарийларны җентекләп өйрәндек, аларга карап, җанатарларның булдыклыгына сокландык, шигырьләп язган комментарийларына карап сөендек. Бүген газета укучыларыбыз игътибарына шул комментарийларның кайберләрен генә тәкъдим итәбез.

Иске Абдул авылыннан Фәния Гыйниятуллина исемле катнашучыбыз өчен иң актив җанатар булып, аның кияве Илфат булгандыр, мөгаен. Көн саен диярлек яраткан «тещасына» матур-матур комментарийлар язды ул.

«Минем тещам оста куллы,
тәмле пешерә,
Без кунакка килгән саен
Табыннар пироглар белән
тулып тора!
Күз тимәсен кулларына,
Минем алтын тещама».
Шундый җанатларың булганда ничек инде тырышмыйсың ди?! Афәрин диясе генә кала.

Боерган авылыннан «Ана даны» медале иясе, тәмле ризыклар пешерү остасы Гөлфия Мәхмүтова өчен комментарийлар алай күп булмаса да, аларның һәрберсе дә шундый җылы эчтәлекле булуына игътибар иттек.

Рәмилә: «Мин үзем бу бәйгенең алтынчы катнашучысы - Рәмилә Фәррахова булам. Гөлфия апаның күпереп пешкән ипиен, каз канаты белән майлаган кыстыбыйларын күргәч, әнием күз алдына килде. Минем әнием дә «Ана даны» медале иясе, әтием белән биш бала үстерделәр. Безнең әниебез дә сезнең кебек бик оста пешекче иде. Рәхмәт сезгә, Гөлфия апа! Сәламәт булып, киләчәктә дә балаларыгызны, оныкларыгызны, туганнарыгызны үзегез пешергән тәмле ризыклар белән сыйларга язсын!».

Ташкичүдән Әлфиназ Гыймаевага да берсеннән-берсе матур комментарийлар калдырдылар.

Гүзәл: «Тәмле-тәмле ашлар белән
Сыйлый безне Әлфиназ.
Нәрсә кирәк - пәрәмәчме?
Я булмаса өчпочмак?
Барын да пешерә белә
Безнең Әлфиназ бит ул,
Иң яхшы хуҗабикәгә
Беренче кандидат ул!».

Бәйгебез җиңүчесе - Рәмилә Фәррәховага калдырылган комментарийларны саный китсәң, бер газета саны гына җитмәс, мөгаен. Шуны әйтергә кирәк: Рәмилә Яхиновнага Кнәз авыл җирлегенең укытучылар коллективы да, укучылары да, туганнары, якыннары да һәрдаим, көн саен җан атып тордылар.

Резидә Шутова: «Рәмилә Фәррахова өчен тавышымны бирәм. Чөнки, чыннан да, мин Рәмиләнең бик уңган, булган, эш сөючән, сөйкемле хуҗабикә икәнен беләм. Без аның белән 90нчы елларда ук таныштык, бергә мәктәптә укытучы булып 15 ел эшләдек. Хәзер инде күп еллар бер-беребездән ерак яшәсәк тә, мин әле һаман да аның ачык, елмаюлы йөзен, тәмле ризыкларын сагынып искә алам. Рәмилә пешергән ризыгына үзенең бар осталыгын, үзенең җанының бер өлешен, күңеленең сафлыгын салып пешерә ул, шуңа күрә дә ашап туйгысыз тәмле була да инде. Мин аның җиңүче булуына бер дә шикләнмим! Уңышлар сиңа, дустым!».

Фәрит Вагыйзов: «Рәмилә кияүгә чыккач, умартачылык һөнәрен тиз үзләштерде. Үз баллары булгач, чәкчәк пешерергә остарып китте. Бервакыт, туган авылына кайткач, әнисе аңа Германиядәге бер белгечкә кияүгә чыккан күрше кызының күчтәнәчкә чәкчәк алып китәргә җыенганы турында әйтте. Рәмилә сынатмады, чит илгә китәсе күчтәнәчне бик яхшылап әзерләде. Бераз вакыт узгач, авылдашлары ирештерделәр - Алманиядә аның чәкчәге бик ошаган икән. Баллы ризыкларга килгәндә, чәкчәктән кала Рәмилә тортлар әзерләргә бик маһир. Үзе бик яратканы - тортларны җиләк-җимешләр кушып әзерләү. Чөнки андый тортларда калория азрак була, яшьләр хәзер шундый ризыкларны сайлыйлар бит. Рәмилә сеңелкәшнең кулыннан килмәгән эше юк: тырыш бакчачы да ул, уңган умартачы да, оста пешекче дә...»

Энҗе: «Минем әнием бик тырыш һәм уңган кеше. Ул мине кечкенәдән тәмле итеп аш-су әзерләү серләренә өйрәтте. Хәзер инде җиде яшь кенә булса да, Сөмбел кызыбыз әбисенә карап токмач кисәргә өйрәнә. Әни ясаган чәкчәкләр авызда эриләр. Ул аны духовкада пешерә, шуңа да алар йомшак булалар. Нигә чәкчәк пешерү рецепты белән бәйгедә катнашмадың дигәч, «Мин «Георгин» тортын кая гына пешереп алып барсам да, барысы, ничек ясыйсыз дип, рецептын сорыйлар. Шушы бәйгедән файдаланып, дусларым, райондашларым белән тортымның рецепты белән уртаклашырга булдым», - диде. Менә шундый ул минем әнием, үзенең белгәннәрен калганнарга бик теләп өйрәтә. Тагы шуны әйтәсем килә, әнием тәмле итеп кенә пешерми, ул һәр ризыкны матур итеп ясый һәм табынга бизәп чыгара. Әниемә карап сокланам, горурланам һәм җиңү телим!».

Рәмзия: «Минем сеңлем Рәмилә
Бар эшкә дә бик оста.
Чигә, тегә, пешерә,
Матур гөлләр үстерә.
Эшендә дә сынатмый ул -
Гел алдынгылар сафында.
Үз кызы һәм улы кебек
Укучыларын ярата.
Кияү белән бергәләп,
Үрнәк гаилә кордылар.
Үз тырышлыклары белән
Матур йорт җиткерделәр.
Эдуард белән Энҗене
Бик яратып үстерделәр.
Хәзер инде оныкларга
Сөенешеп яшиләр.
Дус-туганнарның бәйрәм туе
Аның чәкчәктән башка узмый.
Төрле тәмле тортлар белән
Сыйлый ул барыбызны.
Бу бәйгенең нәтиҗәсе
Нинди булуга карамастан,
Рәмилә сеңлебез безнең өчен
ИҢ УҢГАН ХУҖАБИКӘ!».

Теләнче Тамак авылыннан Рәйлә Закирова өчен дә тавыш бирүчеләр күп булды.

Рузинә: «Безнең Рәйләбез уңганның да уңганы. Аның уңган хуҗабикә икәнен якын тирә авыл халкы да белә. Пешергән тортларын, бәлеш, өчпочмакларын ашап туйгысыз. Рәйлә, син булдырасың!».

Айнур: «Рәйләбез тортлар пешерә
Һәр кешегә үз итеп.
Кулларыңнан куан әйдә,
Торсын хушлары китеп».
Илнур: «Якты юл» газетасы
Бәйге игълан иткән!
Иң шәп хуҗабикәләрне
Көрәштерәләр икән.
Рәйләбезне җибәрдек без
Үзебездән - делегат!
Нигә дисезме? Әйтәбез:
Чөнки анда - зур талант!
Ул бик чибәр, бик уңган,
Бик акыллы hәм тыйнак.
«Иң шәп хуҗабикә» бәйгесендә
Җиңеп чыгар ул, димәк!».

Боерган авылыннан Илүзә Шамилова турында, үзен Ләйсән дип таныштырган укучыбыз:

«Молодец, Илүзә апа. Хәзерге кризис вакытында, менә дигән рецепт. Чәй дә алып торасы юк, менә дигән экономия. Аның файдасын да санап бетерешле түгел. Мин бу рецептны язып алдым, рәхмәт сезгә бик зур», - дип язып калдырган.

Күзкәйдән Гөлнара Сәхәпова өчен дә тавыш бирүләр күп булды.

Эльмира: «Гөлнара чыннан да уңган хуҗабикә, оста пешекче, үз hөнәренең дә остасы. Уңган кеше бар яктан да уңган була: белмәгән эше юк. Уңышлар сиңа, Гөлнара! Синең өчен тавыш бирәбез. Җиңү көтәбез үзеңнән».

Гөлнара ханымга шулай ук көн саен комментарийлар калдырдылар, аңа туганнары җан атты, матур, баллы сүзләрен җәлләмичә яздылар.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! «Якты юл» («Светлый путь») газетасы алга таба да кызыклы, мавыктыргыч бәйгеләр үткәрергә вәгъдә итә. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев