Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Калмиядә якташлыкның кадерен белә торган халык яши», – дип белдерә Ижауда яшәүче Фидания Муллахмәтова

- Аллага шөкер, әниебезнең туган авылында, борынгы бабаларыбыз гомер кичергән авыл Сабан туенда катнашырга насыйп булды. Калмиядә үткән бәйрәмнән алган кичерешләребез күңелләрдә әле озак сакланыр, - дип хат юллаган редакциябезгә бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәүче Фидания Муллахмәтова (Гайнетдинова). Фидания ханымның әнисе Наҗия Хафизова (1940 елгы) 8 яшенә кадәр Калмиядә яшәгән....

- Аллага шөкер, әниебезнең туган авылында, борынгы бабаларыбыз гомер кичергән авыл Сабан туенда катнашырга насыйп булды. Калмиядә үткән бәйрәмнән алган кичерешләребез күңелләрдә әле озак сакланыр, - дип хат юллаган редакциябезгә бүгенге көндә Ижау шәһәрендә яшәүче Фидания Муллахмәтова (Гайнетдинова). Фидания ханымның әнисе Наҗия Хафизова (1940 елгы) 8 яшенә кадәр Калмиядә яшәгән. Бу ханым әнисенең туган ягына бик сагынып кайткан. Үзенең күргәннәрен кәгазьгә төшергән һәм «Якты юл» газетасына җибәргән. - Калмия авылы халкының кунакчыл булуына сокландым. Безне якты йөз, тәмле аш-су белән каршы алган Гөлнур апа гаиләсенә, әниебезне балачак елларына кайтарган мизгелләре өчен Мөнир абыйга рәхмәтләремне әйтәсем килә. Бабабыз Нуретдин Хафизовның әтисе Хафиз бабабыз, әниебез Наҗия 8 яшенә кадәр монда гомер кичергән нигездә басып тору, әниебез йөргән тыкрык сукмагыннан су буйларына төшү, әби-бабалар җирләнгән урынны зиярат кылу - аңлатып бетереп булмый торган якты-моңсу хисләр калдырды. Шул җәһәттән Зөфәр һәм Гөлүсәгә рәхмәт әйтәсе килә, безне ишегалдына үткәреп, бабабыз җыйган ташларга хәтле күрсәттеләр, җылы сүзләрен җәлләмәделәр. Гомумән әйткәндә, Калмия авылында яшәүчеләр тыйнаклар, җыр-моңлы кешеләр - шуңа сокландым мин. Артык тыйнаклыгым бәлки комачаулагандыр, мин сорарга теләгәнемне сорамый калдым. Мөмкин булса, газета битләре аша кабаттан Калмия авылы халкына мөрәҗәгать итәсем килә. Минем нәсел-жепләремне табасым, шәҗәрәмне булдырасым килә. Арагызда таш келәтне (элек пекарня да булып торган), Хафиз бабабыз келәтен белүчеләрме юкмы? Нуретдин Хафизовны, аның кызы Наҗияне белмисезме? Табышыйк әле, сөйләшер сүзләребез дә бар бит. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дип, юкка гына әйтмиләр бит. Шуңа да мин нәселебезнең тарихын өйрәнәсе иттем. Миңа булышлык күрсәтерсез дип ышанып калам. Рәхмәт, - дип язган Фидания Муллахмәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев