Яңа поселогында халык таң калып театральләштерелгән тамаша карады
- Һава торышы тотрыксыз булуга карамастан, Яңа поселогында Сабан туе бәйрәме бернинди икеләнүсез, вакытында башланып китте, - дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина. - Иң беренчеләрдән булып балалар һәм өлкәннәрнең «Чишмә» фольклор коллективы «Язгы чәчү» музыкаль композициясен халыкка тәкъдим итте. Сабан туе бәйрәме ул - язгы чәчүгә йомгак...
- Һава торышы тотрыксыз булуга карамастан, Яңа поселогында Сабан туе бәйрәме бернинди икеләнүсез, вакытында башланып китте, - дип яза мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина. - Иң беренчеләрдән булып балалар һәм өлкәннәрнең «Чишмә» фольклор коллективы «Язгы чәчү» музыкаль композициясен халыкка тәкъдим итте. Сабан туе бәйрәме ул - язгы чәчүгә йомгак ясау булганлыктан, бәйрәм флагын да чәчү батырлары күтәрде. Аннары «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов хужалыкта хезмәт куючы һәр кешегә акчалата бүләк тапшырды. Шулай ук бәйрәм бүләге 80 яшен тутыручы ветераннарга да тапшырылды, изге теләкләр юлланды.
Элек-электән килгән гадәт буенча Сабан туе ул җитезләр һәм өлгерләр, көчлеләр һәм уңганнар ярышы булганлыктан, ничек бүләксез кайтасың инде, диеп, халык һәр уенда актив катнашты: көянтә-чиләк белән су ташу дисеңме, аркан тартышу, мунча керү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү һәм башка уеннарда чират торып көч сынаштылар. Балалар үзләре өчен махсус оештырылган мәйданчыкта күңел ачтылар, уеннарда катнашучыларның һәрберсе матур-матур бүләкләр, татлы призлар оттылар. Сабан туеның абсолют батыры булып, гадәттәгечә, Әҗмәкәй авылы кияве Мөхәррәм Бикмөхәммәтов калды, аңа тәкә һәм эретеп-ябыштыру аппараты бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев