«Зәй шикәре» заводы 50 еллыгын билгеләп үтте
Юбилейга предприятие җитәкчелеге журналистларны да чакырган иде. Әлеге завод шикәр чөгендерен эшкәртү һәм шикәр җитештерү буенча Татарстанда гына түгел, илдә дә иң эре предприятиеләрдән санала. Ул чыгарган продукция чит илләргә дә тарала. 2016 елда завод күрше-тирә район басуларыннан 1 млн тоннадан артык тамыразык кабул иткән. Бу 2015 елга караганда 69...
Юбилейга предприятие җитәкчелеге журналистларны да чакырган иде. Әлеге завод шикәр чөгендерен эшкәртү һәм шикәр җитештерү буенча Татарстанда гына түгел, илдә дә иң эре предприятиеләрдән санала. Ул чыгарган продукция чит илләргә дә тарала.
2016 елда завод күрше-тирә район басуларыннан 1 млн тоннадан артык тамыразык кабул иткән. Бу 2015 елга караганда 69 мең тоннага күбрәк дигән сүз. Генераль директор Антон Трошинның әйтүенчә, юбилей елында завод күрсәткечне 1,3 млн тоннага җиткерергә планлаштыра.
Предприятиедә җитештерү эшендә бүген 700дән артык кеше эшли. Алар көче белән тәүлегенә уртача 7,5 мең тонна чөгендер эшкәртелә һәм якынча 1 мең тонна шикәр чыгарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев