6 сентябрь 2018 яңалыклары
-
«Дүртенче җидекөнлек»тә игенчеләрне бүләкләргә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килде
Узган атнада көннәрнең явымсыз торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып бару мөмкинлеге бирде. Җитештерүчәнлек көненә 1700-2000 гектарга җитте. Бүгенге көндә урып-җыю эшләре 76 процентка башкарылган. Алга таба 10 мең гектарлап мәйданда уңыш җыясы калды.
-
Пенсиягә иртә чыгыйм дисәң – биш бала тап
Россиядә лаеклы ялга чыгу яшен арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан көзге сессиядә каралачак. Бу турыда без газетаның узган саннарында язган идек инде. Пенсиягә чыгу яшен арттыру берничә ел дәвамында акрынлап барачак. Тулырак «Якты юл» газетасының 53нче саныннан укыгыз (25 июль).
-
Яңа җитәкчеләр
Район мәгариф идарәсе Шилнәбаш мәктәбенә яңа директор билгеләнүен хәбәр итә. Бу оешма белән Татьяна Кулагина җитәкчелек итәчәк.
-
Яңа уку елына әзерлек алдынгылары
Яңа уку елы башланыр алдыннан район җитәкчелеге барлык белем бирү учреждениеләрен йөреп чыкты. Бары тик Иштирәк авылында гына, күптән көтелгән капремонт бару сәбәпле, укулар мәдәният йорты бинасына күчерелде. Бу мәсьәләдә әти-әниләр тарафыннан аңлау бар.
-
Полицейкий пистолетыннан атылырга теләгән Чаллы кешесен суд җәзага тарткан
Полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән һәм үзенә кул салырга теләгән ир-ат шартлы рәвештә ярты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.
-
Республикада бөртекле культураларны җыеп бетергән районнар билгеле
Татарстанда бөртекле һәм кузаклы культуралар 90 процент мәйданда суктырылган.
-
Татарстанга әбиләр чуагы сентябрьнең икенче яртысында килә
Хәзер Татарстанда уртача температура нормадан 3-4 градустан югары.
-
Бабайлар әйткән : “Бүген яңгыр яуса,көз коры килер”,- дигәннәр
ҺАВА ТОРЫШЫ