«Дүртенче җидекөнлек»тә игенчеләрне бүләкләргә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килде
Узган атнада көннәрнең явымсыз торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә урып-җыюны тулы көчкә алып бару мөмкинлеге бирде. Җитештерүчәнлек көненә 1700-2000 гектарга җитте. Бүгенге көндә урып-җыю эшләре 76 процентка башкарылган. Алга таба 10 мең гектарлап мәйданда уңыш җыясы калды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 4 сентябрь иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 31815 гектар мәйданда урылган, шуның 31506 гектары суктырылган. Тулаем җыем – якынча 100 мең тонна. Шул исәптә 31 мең тонна көзге бодай, 16 мең тонна язгы бодай, 41 мең тонна арпа, 4 мең тонна арыш, 1,9 мең тонна борчак, 1,3 мең тонна солы. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 31,9 центнер. «Гигант» предприятиесендә һәм «Миңнеханов» крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле культураларны урып-җыю тулысынча тәмамланды.
Узган атнада «Кама» игенчеләре шикәр чөгендерен казый башлаганнар иде. Бүгенгә 462 гектардан 19609 тонна тамыразык алынган. Уңдырышлык – гектарыннан уртача 424 центнер.
«Әшрәфуллин» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәрәңге алуга керештеләр, ә «Р-Агро» хуҗалыгында кәбестә уңышын җыюга тотындылар.
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев көзге культуралар чәчүне соң дигәндә 10 сентябрьгә тәмамлау бурычы куйды. Бүгенге көндә 10000 гектарда көзге культуралар чәчелгән. Бу планның 96 процентын тәшкил итә.
«Җидекөнлек» нәтиҗәләре буенча чираттагы бүләкләү шимбә көнне «Кама» агрофирмасының Комсомолец поселогы янәшәсендә урнашкан басуында узды. «Кама» агрофирмасының һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның алдынгы комбайнчыларын, ашлык ташучы һәм үләннәрне теземнәргә салучыларын бүләкләү өчен кырга башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев килделәр.
Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның дүрт хезмәтчәне бүләкләнде. Болар – үзенең Дон комбайнында 255 тонна ашлык суктырган Рифат Сәгыйдуллин, йөк машинасында 317 тонна ашлыкны амбарга кайтарган Расих Бариев, теземнәргә салучылар арасында хуҗалыкта өстен чыккан Илдар Сәгыйдуллин. Ул КСУ чапкычы белән 221 гектар мәйданны урган.
«Кама» агрофирмасында исә премия Илшат Газетдиновка бирелде. Ул бер атна эчендә 1919 тонна ашлык суктырган. Бу – районда иң югары күрсәткеч. Нью-Холланд комбайнында эшләүченең мондый нәтиҗәсе бар җыелганнарны шаккатырды. Икенче урында – Анатолий Чернов. Ул шул ук Нью-Холланд комбайнында 790 тонна күрсәткеченә ирешкән. Рафит Габдрахманов исә, азга гына калышып, 706 тонна бөртек суктырган. Радик Ямалов үзенең ГАЗ машинасында 4 мең тонна ягулык материалы ташыган.
– Тукай районы Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 500 меңнән артык кешене азык-төлек белән тәэмин итә. Шәһәр кешесенең өстәлендәге икмәге һәм мае – тулысынча сезнең хезмәт. Сезне килеп бүләкләү минем изге бурычым, – диде үзенең сүзендә Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
– Аллаһы Тәгалә мөмкинлек бирсә, без быелгы урып-җыю кампаниясен 147 мең тонна икмәк уңышы белән төгәлләргә өмет итәбез. Республикада алдынгы урында булып, Президент Рөстәм Миңнехановка сезнең хезмәт нәтиҗәсен алып барып җиткерергә тиешбез. Тукай районы һәрвакыт Чаллы шәһәрен авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин иткән һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип исәплибез, – диде башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев.
Биредә үк ялга туктаган механизаторлар өчен агитбригада тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде.
«Ярыш» хуҗалыгында исә бүләкләнүчеләр бу атнада дүртәү. Комбайнчылар арасында алдынгы дип Әнвәр Ногуманов табылган. Ул Акрос комбайнында 363 тонна бөртек суктырган. Динар Шәйхаттаров исә КЗС комбайны штурвалында 167 тонна бөртек суктырган. Ә Фәнил Шәмсиев КСУ чапкычы белән 412 гектар мәйданны теземнәргә салган. Бу – райондагы иң югары күрсәткеч. Марат Мәрданов исә 108 тонна бөртекне амбарга алып кайткан.
«Гигант» хуҗалыгында теземнергә салучылар арасында КСУ чапкычы белән эшләүче Илгиз Шәйдуллин өстен чыккан. Ул 195 гектар мәйданны урган. Ә Флорид Зиангиров 134 тонна ашлыкны кырдан амбарга алып кайтып тапшырган.
«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында Нива комбайны белән 115 тонна ашлык суктырган Илмир Шәфыйков хезмәттәшләре арасында алдынгы дип табылган. КАМАЗ машинасы белән ашлык ташучылар арасында исә премия Михаил Рябовка бирелде. Аның күрсәткече – 247 тонна.
«Р-Агро» хужалыгында Юрий Туктаров Дон комбайнында 249 тонна бөртек суктырган. Юрий Абызов КАМАЗ машинасында 1126 тонна ашлыкны амбарга ташыган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев