Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсиягә иртә чыгыйм дисәң – биш бала тап

Россиядә лаеклы ялга чыгу яшен арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан көзге сессиядә каралачак. Бу турыда без газетаның узган саннарында язган идек инде. Пенсиягә чыгу яшен арттыру берничә ел дәвамында акрынлап барачак. Тулырак «Якты юл» газетасының 53нче саныннан укыгыз (25 июль).

Тукай районында бүгенге көндә 40 меңнән артык кеше яши. Бар халыкның 28 проценты – пенсионерлар. Россия Пенсия фонды идарәсенең Тукай районы клиент хезмәте җитәкчесе Руслан Шәнгәрәев әйтүенчә, 1 сентябрьгә бүлектә 11563 пенсионер исәптә тора. Районда пенсионерлар саны арта бара, 2013 елда бездә 10461 тукайлы лаеклы ялда булса, 2015 елда ул сан 10677 кешене тәшкил иткән. 
Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты җәмгыятьтә ризасызлык тудырды. Россиянең төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Чаллыда да, пенсия яшен үзгәртүгә каршы митинглар узды. 29 август көнне Россия Президенты Владимир Путин федераль телеканаллардан пенсия реформасына кагылышлы мөрәҗәгать белән чыкты. Ул хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63кә түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. 
Шулай ук күпбалалы аналарны юатырлык хәбәр дә бар. Аларга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, дип билгеләп үтте Владимир Путин үзенең чыгышында. Өч балалы хатын-кызлар өч ел алдарак, дүрт балалылар – дүрт ел алдарак, ә биш балалылар 50 яшьтән чыга алачак. Элеккеге закон нигезендә пенсиягә чыгучы гражданнарга киләсе ике ел дәвамында 6 айга иртәрәк чыгу мөмкинлеге биреләчәк. Мәсәлән, 1959 елның апрель аенда туган ир-ат, яңа закон буенча, 2020 елның апрелендә чыгарга тиеш булган булса, Президент тәкъдиме кабул ителгән очракта, ул 2019 елның октябрь аенда лаеклы ялга чыгачак. 
Статистика күрсәткәнчә, Россиядә гомер озынлыгы да арта бара икән. 2000-2017 елларны карасак, ир-атларның гомер озынлыгы 8 елга (59 яшьтән 67 яшькә кадәр), хатын-кызларның 5 елга арткан (72 яшьтән 77 яшькә кадәр), дип яза Garant мәгълүмат системасы. Татарстанда уртача гомер озынлыгы 2017 елны 73 яшь булган. Тукай районында исә уртача гомер озынлыгы үзгәреп тора: 2015 елны тукайлылар 72 яшькә кадәр яшәсә, 2016 елны бу күрсәткеч 73 яшькә кадәр күтәрелгән, 2017 елны 71 яшькә кадәр кимегән. 
Тулаем алганда, уртача гомер озынлыгы артуы медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты күтәрелү, диагностика мөмкинлекләре арту, дәваханәләрдә югары технологияләр куллану белән бәйле, дип аңлаталар медицина белгечләре. Бүгенгә иң киң таралган чирләрнең берсе – йөрәк-кан тамыры авырулары. Татстат сайтындагы мәгълүматлар буенча, узган ел гына республикада кан әйләнеше системасы белән бәйле авырулар аркасында 22 меңнән артык кешенең гомере өзелгән. Бу мәсьәләнең җитдилеген күздә тотып, тиешле профилактика чараларын уздыру һәм дәва бирү максатыннан, Кама арты зонасында ике медицина үзәге оештырылган. Алар Яр Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү дәваханәсендә һәм 5нче шәһәр дәваханәсендә урнашкан. Әлеге үзәкләр заманча җиһазландырылган, биредә югары технологияләр нигезендә диагностика үтү һәм дәвалану өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Моннан тыш, тукайлылар өчен быел Германиядән 1 млн 300 мең сумлык ясалма сулыш алдыру аппараты кайтарылуы көтелә, дип билгеләп үтте район үзәк дәваханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов. «Мин бирегә эшкә 2002 елны килдем. Ул чакта ир-атларның гомер озынлыгы уртача 59-60, хатын-кызларның 66-67 яшь иде, ир-атларның күбесе пенсия яшенә кадәр җитмичә дә үлә иде», – дип сөйләде Галим Габбас улы.
Россия Пенсия фонды идарәсенең сайтында хәбәр ителгәнчә, пенсиягә чыгу яшен үзгәртү эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләргә ярдәм итәчәк. Соңгы өч ел дәвамында индексацияләр үткәрү нәтиҗәсендә, пенсияләр уртача 400-500 сумга арткан. Шулай итеп, 2016 елны пенсия 399 сумга, 2017 елны 542 сумга, 2018 елны 481 сумга арткан.
Әлегә пенсия яшен арттыру турындагы закон кабул ителмәгән. 24 сентябрьгә кадәр закон проектына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Республиканың башка район һәм шәһәрләре белән чагыштырганда, еш кына Тукай районында пенсионерлар саны күбрәк дигән фикер ишетергә туры килә. Әмма саннарга карасак, бу ялгыш уй икәнлеге ачыклана. Россия Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлегеннән алган мәгълүматка карап, күрше районнардагы һәм Яр Чаллыдагы пенсионерлар санын чагыштырдык. Саннар агымдагы елның 1 августына бирелә.

Район/
шәһәр

Пенсионерлар саны

Барлык халыкның ничә проценты

Актаныш

9708

31,7

Яр Чаллы

150149

28,3

Минзәлә

9235

32,1

Менделеевск

8540

28,2

Мөслим

7190

35,5

Тукай

11509

28,4

Таблицадан күренгәнчә, барлык халыкның процентын караганда, безнең райондагы күрсәткечләр Яр Чаллы шәһәре һәм Менделеевск районы белән тиңдәш. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев