6 август 2026 яңалыклары
-
Файдалы һәм куркынычсыз Интернет: Күзкәй китапханәсендә балалар өчен танып-белү сәгате узды
Күзкәй авыл китапханәсендә яшь китап сөючеләр өчен «Интернет киңәш бирә» дип аталган мәгълүмати-танып белү әңгәмәсе оештырылды. Чара барышында балаларга бөтендөнья челтәреннән дөрес файдалану һәм виртуаль киңлектә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен җентекләп аңлаттылар.
-
Ильбухтино авылында өлкәннәр һәм балалар фронтка посылкалар әзерли
Ильбухтино авылы китапханәсендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм итү эшчәнлеге бер минутка да туктап тормый. Биредә волонтёрлар штабына авылның өлкәннәре үзләренең оныклары белән килеп, чәйләр өчен файдалы үләннәр кисәргә булыша һәм солдатлар өчен көнкүреш әйберләре әзерли.
-
Бәтке мәктәбе укучылары хезмәт десанты уздырды
Бәтке мәктәбе укучылары экологик өмә барышында аввл территориясен чүп-чардан чистарттв һәм төзекләндерде. Әлеге чара Россиядә гамәлгә ашырыла торган «Экологик иминлек» милли проектының максатларына тулысынча җавап бирә.
-
Куады фельдшеры яшь әниләрне өйләрендә үк кабул итте
Куады авылының ФАП фельдшеры Әдилә Сакаева күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы кысаларында яшь әнинең өенә барып, махсус очрашу оештырды. Әлеге чараның төп максаты — яшь анага медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү.
-
Тукайлылар өчен мәктәп товарлары буенча «кайнар линия» ачыла
Татарстанда Роспотребнадзор идарәсе мәктәп формасы, рюкзаклар һәм язу-сызу кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча махсус консультацияләр башлап җибәрә. 10 августтан 21 августка кадәр Тукай районы һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар буенча санитар табиблар белән бушлай элемтәгә керә алачак.
-
Татарстанның Электрон Мактау тактасында 196 тукайлының исеме язылган
Тукай районы үзенең хезмәт алдынгылары белән республика дәрәҗәсендә танылды: Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына безнең төбәктән 196 якташыбызның исеме кертелде. Төрле тармакларда хезмәт куючы бу һөнәр ияләре үз эшенең чын осталары булып тора.
-
«Дуслык» үзәгендә балаларның эрудициясен һәм талантын сынадылар
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә яшь буын өчен «Кояшлы палитра» иҗади мастер-классы узды. Чарада нәниләр игътибарлылык таләп итә торган вак элементлы сурәтләрне бизәү белән бергә, интеллектуаль уенда да үзләренең белемнәрен сынадылар. Бу хакта үзәк директоры Гөлназ Зарипова хәбәр итә.
-
Татарстанда АИ-92 һәм АИ-95 бензинына бәя төште
Татарстанда иң популяр бензин маркалары сизелерлек арзанайды, ә премиум-класс ягулыгы һәм дизель, киресенчә, кыйммәтләнде. Росстатның 28 июльдән 3 августка кадәрге чор өчен бастырган мәгълүматларына караганда, республикада АИ-92 һәм АИ-95 маркалы бензин бәяләре төшкән. Шул ук вакытта АИ-98 ягулыгы һәм дизель ягулыгы бәясе үсүен дәвам итә.
-
Чаллы шәһәре зур югалту кичерә: һәр өйдә яңгыраган хит җырлар авторы вафат
Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән талантлы шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ике йөздән артык мәхәббәт һәм сагыш җырлары авторы Галиәхмәт Шаһи (Галләметдин Шаһиәхмәтов) вафат булды. Татар мәдәнияте зур һәм тирән югалту кичерә.
-
6 августта Татарстанда явым-төшемсез һава торышы көтелә
Пәнҗешәмбе, 6 августта, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.