Куады фельдшеры яшь әниләрне өйләрендә үк кабул итте
Куады авылының ФАП фельдшеры Әдилә Сакаева күкрәк сөте белән имезүне популярлаштыру атналыгы кысаларында яшь әнинең өенә барып, махсус очрашу оештырды. Әлеге чараның төп максаты — яшь анага медицина һәм психологик ярдәм күрсәтү.
Бала тугач, яшь әниләр бик күп сораулар һәм борчылулар белән очраша. Күкрәк сөте белән имезүне дөрес оештыру исә баланың алга таба ныклы сәламәтлегенә нигез сала. Очрашу барышында медицина хезмәткәре яшь әнигә бик кирәкле киңәшләрен бирде һәм түбәндәге мөһим мәсьәләләргә тукталды:
- Әни кешенең туклануы: имезүче хатын-кызның дөрес һәм төрле азык-төлек куллану мөһимлеге аңлатылды. Ниндидер кырыс диеталар тотмыйча, су эчү режимын саклауның әһәмияте ассызыкланды.
- Дарулар кабул итү: яшь әнине кызыксындырган сорауларга — күкрәк сөте белән имезү вакытында кирәкле дару препаратларын кабул итүнең туры килү-килмәве турында җентекләп җавап бирелде.
Фельдшер сүзләренчә, һәр гаиләгә карата индивидуаль мөнәсәбәт проблемаларны башлангыч этапта ук ачыкларга һәм дөрес юл күрсәтергә ярдәм итә. Очрашу ахырында яшь әнигә сабыйны имезү позалары сурәтләнгән махсус инфографикалы китапчыклар тапшырылды.
Фото: Тукай районы үзәк хастаханәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев