Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Ильбухтино авылында өлкәннәр һәм балалар фронтка посылкалар әзерли

Ильбухтино авылы китапханәсендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга ярдәм итү эшчәнлеге бер минутка да туктап тормый. Биредә волонтёрлар штабына авылның өлкәннәре үзләренең оныклары белән килеп, чәйләр өчен файдалы үләннәр кисәргә булыша һәм солдатлар өчен көнкүреш әйберләре әзерли.

Йөрәк җылысын биреп башкарылган бу хезмәткә һәркем үз өлешен кертергә ашыга. Авыл халкы үз бакчаларында һәм кырларда җыйган шифалы үләннәрне, хуш исле чәйләрне алып килеп, бергәләп посылкаларга тутыра. Бәләкәй балалар да үзләренең әби-бабаларыннан калышмыйча, зурларга һәрьяклап булышып йөри.

Моннан тыш Ильбухтино уңганнары хәрби кыр шартларында сугышчылар өчен гаять кирәкле булган 25 данә мунчала бәйләп тапшырдылар.

«Авылдашларыбызга зур рәхмәт! Без кечкенә адымнар белән зур уртак эш башкарабыз һәм сугышчыларыбызга туган як җылысын юллыйбыз», — дип билгеләп үтә алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев