Чаллы шәһәре зур югалту кичерә: һәр өйдә яңгыраган хит җырлар авторы вафат
Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән талантлы шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, ике йөздән артык мәхәббәт һәм сагыш җырлары авторы Галиәхмәт Шаһи (Галләметдин Шаһиәхмәтов) вафат булды. Татар мәдәнияте зур һәм тирән югалту кичерә.
Язмыш бу иҗат әһеленә каты сынаулар әзерләгән булган. 1984 елда Чаллыга күченеп килеп, биш ел дәвамында шәһәр мәктәпләрендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укытканнан соң, ул зур бәхетсезлеккә юлыга. 1991 елда күзенә ясалган катлаулы операция уңышсыз тәмамлана һәм ул күрү сәләтен бөтенләй югалта. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, яраткан укыту эшеннән китәргә мәҗбүр булса да, Галиәхмәт абый сынмый-сыгылмый, иҗат дөньясына чума. Күңел күзләре белән ул дөньяны меңнәрчә караучыдан яхшырак күрә, тоя һәм шуны шигырь юлларына сала.
Бүгенге көндә аның дистәдән артык китабы дөнья күрде, ә ике йөздән артык шигыренә зур композиторлар көй язды. Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Баһ кебек танылган артистлар башкаруында яңгыраган «Утырып карамадым», «Сиңа атап җырлар яздым», «Син генә», «Сандугач искә төшерде», «Уйларымда син генә», «Татар кызы» кебек җырлар күптән инде халыкчан хитларга әверелде.
Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте мәрхүмнең якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев