5 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бәхетебезгә куанып яшибез
- Илгизәр абыегыз мине, башка егетләр очрап куймасын тагын дип, Казанда сәүдә техникумында укыган җиремнән авылга алып кайтты. Һәм мин гомер буе шулай аның кайгыртуын, җылысын тоеп яшим. Бәхетебезгә күз генә тия күрмәсен, - ди Зәйтүнә Камалиева. 35 елдан артык бергә яшәүче бу күркәм гаиләнең мәхәббәт тарихы әнә шулай кызыклы...
-
«Татарстан – безнең йортыбыз» исемле халыклар дуслыгы фестивале үтте
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Татарстан - безнең йортыбыз» исемле III Халыклар дуслыгы фестивале үтте. Чараны Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков ачып җибәрде. Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.
-
Кече Шилнә мәктәбендә талантлар эзлиләр
1 сентябрь - Белем көне. Бу көнне мәктәп укучылары да, укытучылар да түземсезләнеп, үтә дә бер дулкынлану хисе белән көтәләр. Мәктәп яңа тормышка аяк бастыручы дисәм дә, бер дә ялгыш булмас. Ни өчен дигәндә, югары сыйныфлар өчен дә, мәктәпне тәмамлап китүчеләр өчен дә яңа тормыш башлана. Югары уку йортына керү,...
-
ФЭСТ каешлары әйләнештән алынды
1 сентябрьдан ФЭСТ куркынычсызлык каешлары әйләнештән алынды. Әгәр ЮХИДИ инспекторлары шуның белән эләктерелгән балаларны күрсә, ата-аналарга шактый күләмдә штраф сала ала. Әлеге яңалык соңгы араларда булган бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Белгечләр әлеге каешның кайбер очракларда киресенчә балага тагын да күбрәк зыян салырга мөмкин булуын раслаган. Эчке органнар тартылу күзәтелә, як-яктагы...
-
Бикләндә Республика көненә багышланган “Чәчәкләр бәйрәме” үтте(фото)
Биклән мәдәният йортында 30 август көнне Республика көненә багышланган «Чөчөкләр бәйрәме» утте. Ел саен үткәрелә торган әлеге чарада авылдашлар чәчәк бәйләмнәре, яшелчә һәм чәчәкләрдән тәрле эшләнмәләр алып килеп, күргәзмәдә катнашалар. Быел да күргәзмә өстәлебез мулдан булды. Бәйрәмне авыл жирлеге башлыгы Мансур Сахбеев ачып жибәрде. Авылдашларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады....
-
Иске Абдул авылы үзешчәннәре Иректаң авылында хәтер концерты куйды
3 сентябрь көнне Иске Абдул авылы үзешчәннәре Иректаң авылында "Һәрберебездән уяулык сорала" темасы астында хәтер концерты куеп кайттылар.Ул бөтендөнья террорга каршы чаралар программасы кысаларында әзерләнгән иде, дип хәбәр итә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе К.М. Ситдикова.
-
Калмиядә әфганчы-герой Равил Хаҗиев исемен йөртүче урам бәйрәме булды
Аны авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов ачып җибәрде. Геройның тормыш юлы, интернациональ бурычын үтәгәндә кылган батырлыгы турында 41 ел авылда китапханәче булып эшләгән хезмәт ветераны Гөлбестан Кәшбелова бик җылы, күзләрдән яшь китерерлек итеп сөйләде.