Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәхетебезгә куанып яшибез

- Илгизәр абыегыз мине, башка егетләр очрап куймасын тагын дип, Казанда сәүдә техникумында укыган җиремнән авылга алып кайтты. Һәм мин гомер буе шулай аның кайгыртуын, җылысын тоеп яшим. Бәхетебезгә күз генә тия күрмәсен, - ди Зәйтүнә Камалиева. 35 елдан артык бергә яшәүче бу күркәм гаиләнең мәхәббәт тарихы әнә шулай кызыклы...

Булачак ире белән алар беренче тапкыр Кама Тамагы районы Балтач мәктәбендә очраша. Зәйтүнә - 14 яшьлек укучы кыз, Илгизәр география һәм физкультура укытучысы. Һәр эштә башлап йөрүче, актив кызны дружина Советы рәисе итеп сайлыйлар. Мәктәп тормышы, җәмәгать эшләре белән кайнап торган көннәр. Ул вакытта ничектер Илгизәр терекөмеш кебек тере бу кызга баласытып, укучысы итеп кенә карый. Ә берничә ел үтеп, үзе читтә йөреп, авылга Яңа елны каршыларга кайткан егет буй җиткергән, чибәр кызны клуб бусагасында күреп бөтенләй танымый тора. Күр, Зәйтүнә нинди сөйкемле, карап туймаслык булып үсеп җиткән. Егет озак уйлап тормый кызның өенә килә, ниятенең ныклыгын белгертеп сәгать бүләк итә. Яшьләр берничә ел хат алышып, очрашып йөри. Инде бер-берсеннән башка яши алмауларына тәмам инанганнан соң, гаилә корып җибәрәләр. 1985 елда Камалиевлар гаиләләре белән Чаллы шәһәре янәшәсендә үсеп килгән Яңа поселогына килеп төпләнә. Бу вакытка инде олы уллары Искәндәр, кызлары Ләйсән дөньяга килгән була. Яңа урында җиң сызганып эшкә керешәләр, гаилә учагын ныгыталар. Хезмәт юлын «Гигант» хуҗалыгында механизатор булып башлаган Илгизәр Камалиев район гына түгел, республика күләмендә танылган комбайнчы, авыл хуҗалыгы хезмәткәре дәрәҗәсенә иреште. Күп еллар районда беренчелекне бирми ул. Илгизәр Галләм улы «Татарстанның атказанган механизаторы», III дәрәҗә Хезмәт Даны Ордены, республика күләм М. Җәлил премиясе лауреаты булуы, республика комбайнчылары арасында Р. Кәлимуллин истәлегенә үткәрелә торган бәйге җиңүчесе булуы һәм Кубок белән бүләкләнүе белән лаеклы рәвештә горурлана ала. Сөеклесе Зәйтүнә бистәгә килгәч, балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Оештыру сәләте булган, үз эшенә җаваплы караучы хезмәткәрне 2008 елда балалар бакчасы мөдире итеп билгелиләр. Зәйтүнә Варисовна җитәкли торган «Березка» балалар бакчасы районда иң зурлардан. Биредә 114 сабый тәрбияләнә. Нәниләрнең һәрберсен кайгырту, назга төрәләр биредә. Шактый зур бинаны биләгән бакчаның хуҗалык эшләрен карау, яшәешен тәэмин итү белән бергә, нәниләргә тәрбия бирүне оештырырга, коллективны заман куйган таләпләрне үтәүгә тупларга кирәк. Җитәкче бу бурычларны оста башкара. Зәйтүнә ханым 2012 елда «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Районда күптән түгел узган август киңәшмәсендә Яңа поселогы «Березка» бакчасының иң яхшылар рәтендә бүләкләнүе шуның бер дәлиле.

Камалиевларның хез-

мәттәге уңышлары нигезендә гаилә җылысы, ир белән хатынның бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп яшәве ята дим мин. Икесе дә тынгысыз, шәхси вакыт белән исәпләшеп тормый торган эштә. Кыр эшләре һәрвакыт киеренке чор. Тузанга батып, арып, талып басудан кайткан ирне елмаеп каршы алучы, уңышлары өчен сөенеп торучы, акыллы, сабыр хатыны булу һәм дистәләгән нәнинең һәр адымы, кәефе өчен җаваплы, коллектив, әти-

әниләр белән эшләү кебек бик четерекле эштән кайткан җәмәгатенең борчу-шатлыкларын бүлешер пар канаты кирәк. Әнә шулай җырдагыча беребез өчен беребез кирәк, бергә барыбер җиңелрәк, дип яши Камалиевлар. Җылы гаилә учагында ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Хәзер оныклар, кияү, киленнәренә куанып яшиләр.

- Киленнәрем кызларым кебек, рәхмәт яусын аларга, рәхәт итеп, тату гомер итәбез. Балаларның оныкларны ияртеп гөр килеп кайтып төшүе үзе бәйрәм, - ди Зәйтүнә Варисовна.

2012 елда Камалиевлар гаиләсе «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале белән бүләкләнде. Тату, бердәм гаиләләргә бирелүче иң югары бүләк бу. Алар быел республиканың иң яхшы гаиләләре өчен ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның җәмәгате Гөлсинә ханым үткәргән тантаналы чарада катнашты. Тормышларындагы бу зур вакыйга, аңа әзерлек, матур итеп фотога төшүләре турында алар безнең белән бик теләп уртаклашты. Әмма газетада күп итеп язмавыбызны үтенде.

- Тату, матур гаиләләр бик күп. Пар канатлы булу үзе бәхет бит ул, - ди Зәйтүнә Варисовна. - Үзебез турында күп сөйләргә яратмыйбыз без, - дип өстәде. Бәхетне, яратуны әнә шулай кадерләп саклыйлар Камалиевлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаилә