5 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районының иң үрнәк хатын-кызлары тантанага барды
Ел саен башкалабыз Казанда 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең финал туры үтә. Анда хезмәттә, гаиләдә, җәмәгать эшләрендә иң үрнәк гүзәл затларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге котлый. Бүген Тукай районыннан тантанага Советның аппарат җитәкчесе Әсхәдә Нәүрузова җитәкчелегендәге делегация барды.
-
Фараларында ксенонлы лампа булган Тукайлылар машина йөртү хокукыннан колак кагарга мөмкин
5 марттан 14енә кадәр район территориясендә автомобильләрнең фараларына ксенонлы лампалар куючыларны барлау буенча ЮХИДИ бүлеге махсус профилактик чара үткәрә. Чөнки соңгы вакытта законсыз рәвештә мондый фаралар белән йөрүчеләр күбәйгән. Һәм, статистикадан күренгәнчә, бу шактый һәлакәтләрнең сәбәпчесе булган. Инспекторлар машинага ксенонлы лампалар куелганын ачыклыйлар икән, хуҗасына 3000 сум күләмендә штраф яный,...
-
Тукай районы имам-мөхтәсибе Төркиянең дин галиме үткәргән семинарда катнашты
Төркиянең танылган вәгазьчесе, Фикых буенча ислам галимнәре советы әгъзасы Фатих Календер Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен семинар уздырды. Анда Тукай районының имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрасов та катнашты. Семинарны ТР МДН оештырган . Фатих Календер исламда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы хокукларны аңлату өчен махсус чакырылган. ТР МДН мәгьлүмат үзәге хәбәр итүенчә, имамнар Төркия дин...
-
Тукай районы ветераннары һәм инвалидлары шахмат-шашкасыз тора алмый
Район ветераннары һәм инвалидлары, шул исәптән балалар да, төрле спорт уеннарын оештырып, аларда һәрвакыт актив катнашып киләләр. Әле күптән түгел генә Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә тәрбияләнүче балалар республиканың төрле районнарыннан килгән шундый балалар белән мини-футбол буенча ярыштылар. Минзәлә һәм Кукмара уенчыларыннан азга гына калышып, безнекеләр өченче призлы урынны алдылар. Шахмат,...
-
Тукай районының "Якты юл" газетасында җиң сызганып эшләгән Хәниф Хөснуллинны искә алдылар
Шәһәр китапханәсендә Чаллыда зур төзелешләр башлангач ук килеп, ялкынлы шигырьләре, күркәм эшләре белән калабызның рухи тормышына лаеклы өлеш керткән мәрхүм язучылар Мәхмүт Газизов белән күп еллар безнең «Якты юл» газетасында эшләгән Хәниф Хөснуллинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булсалар, Мәхмүткә - 75, Хәниф Хөснуллинга 80 яшь тулган булыр иде....
-
Тукай районы укучыларының тиздән каникуллары башлана!
Мәктәп укучыларының иң озын уку чиреге тәмамлана. 2015 елның 23 мартыннан язгы каникуллар башлана, алар 31 мартка кадәр 9 көн дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быеп балаларның сәламәтлеге , тормышы куркынычсызлыгын тәэмин итүче оештырылган ял өчен шартлар тудыру, каникул вакытында укучылар өчен чараларның бердәм планын тормышка ашыру максатыннан, шулай ук ата-аналарның...
-
Тукай районында ришвәт алу, акча үзләштерү очраклары һәм арендаторларның зур бурычлары ачыкланган
Узган атнада районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышында бу юнәлештәге җинаятьләрне ачуның торышына, муниципаль милектәге җир участокларын сату һәм арендага бирү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Район буенча Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләр һәм коррупциягә каршы көрәш төркеме өлкән оперуполномоченные И. Миновның сүзләренә караганда, 2014 елда бүлек хезмәткәрләре тарафыннан коррупцион характердагы 12...
-
Тукай районы Бәтке авылыннан Валерий Бакалдин - спортчы да, иганәче дә
Бәтке авылында яшәүче эшмәкәр Валерий Бакалдин район күләмендә авыл җирлегендә үткәрелә торган спорт, мәдәни һәм башка шундый чараларның даими иганәчесе. Шул ук вакытта ул үзе дә спорт белән даими шөгыльләнә, яшьләрне дә тарта, аларны сәламәт яшәү рәвешенә чакыра. Күптән түгел Валерий Бакалдинның башлангычы белән Сосновый Бор поселогындагы спорт комплексында ир-атлар...
-
Тукайлылар шимбә көнне Сарман трактында үтәчәк авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша ала
7 мартта, шимбә көнне, Яр Чаллының Сарман трактында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үз эшен дәвам итә. Районда эшләүче агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар, шәхси эшмәкәрләр, шәхси ярдәмчел хуҗалык алып баручылар үз товарларын сату өчен ярминкәгә чакырыла. Сатучылардан кулланучылар хокукларын яклауга, халыкның санитар-эпидемиологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, ветеринариягә, тирә-як мохитне саклауга кагылышлы таләпләрне...