4 август 2021 яңалыклары
-
Урып-җыю көндәлеге
Район кырларында көзге арыш һәм борчак уру тәмамланды.Уҗым бодае 9900 гектарда җыелды, бер гектардан уртача күрсәткеч 26,8 центнер. 7700 гектарда арпа суктырылган, бу культураның уртача уңышы 24,6 центнер.
-
Кем күпме сөт сава?
Бүгенге көнгә районда тулаем тәүлеклек савым 96 тоннаны тәшкил итә. Бу – бер сыерга уртача 18,1 килограмм. Гомуми күрсәткеч узган елга караганда 6 тоннага артыграк.
-
Орлык мәйданнарына уңай бәя
«Россельхозцентр» белгечләре районда орлыкка чәчелгән культураларга апробация үткәрә.
-
Сәбәп – төтен чыгу торбасында
«Родник» бакчачылык ширкәтендә 6нчы урамда мунчаның төтен чыгу торбасы түшәм такталарына якын тору аркасында янгын чыга. 1 кв метр гына мәйдан янарга өлгерсә дә, бу хуҗаларга зур сабак була. Бакча йорты эчендә урнаштырылган мунчаны һәм йортның үзен янып бетүдән вакытында янгын сүндерүчеләргә шалтырату гына коткарып кала.
-
Тизлек арттыру һәлакәткә китергән
2 август көнне көндезге сәгать 3 тулгач М-7 юлының Хуҗамәт һәм Иске Абдул авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.
-
Яңа белемнәр белән кайттылар
«Якты юл» газетасы һәм «Тукай авазы» район радиотапшыруы хезмәткәрләре Мәрьям Фәйрушина белән Алена Фазылова Казанда Россия журналистлар берлеге тарафыннан оештырган «Инфорум» дигән медиафорумда булып кайттылар.
-
Урманнарга керү тагын чикләнә
Урманнарда янгын чыгу куркынычының югары классы барлыкка килү сәбәпле, ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 2 августындагы 671 номерлы карары нигезендә, республикада 2 августтан башлап 21 календар көн дәвамында гражданнарга урманнарга бару һәм транспорт чаралары белән урманга үтеп керү тыела. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.
-
Мини-футбол уйнадылар
Шушы көннәрдә Комсомолец поселогында ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионатының финалы узды.
-
Коронавирус йоктыручылар кимеми
Тукай районында бүгенге көндә 77 кеше коранавирус белән авырый, дип хәбәр итә район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов.
-
Рөстәм Хаҗиев: «Үз җиреңне ярату һәм булсынга дип эшләү кирәк»
Республикабыз игенчеләре 1,5 млн тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Бүгенге көндә республика буенча уртача уңыш гектарыннан 16,4 центнер тәшкил итә. Тукай районы бөртеклеләрнең уңыш күрсәткече буенча республикада беренче урында. Бездә бүген гектарыннан уртача 23,6 центнер ашлык җыела. Барысы 53900 тонна бөртек суктырып алынды. Бу күрсәткечләрдә «Ирек» җитештерү кооперативы хезмәтчәннәренең өлеше зур. Ел үзенчәлекле килүгә карамастан, бөртеклеләрнең чыгышы буенча «Ирек»леләр районда гына түгел, Татарстанда иң алда баручыларның берсе. Биредә бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 45,3 центнер уңыш суктырып алына.
-
Ни өчен банк кертемнәре бүгенге көнгә кадәр шулай киң кулланыла?
Банк кертемнәре, акчаны мендәр астында саклауга караганда отышлырак. Моннан тыш, кертемне ачу өчен махсус икътисади белем кирәкми, ә акчаны югалту куркынычы бөтенләй юкка чыга. Кыска вакытлы кертемнәрнең үзенчәлекләре турында - «Татар-информ» МА материалында.