Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәбәп – төтен чыгу торбасында

«Родник» бакчачылык ширкәтендә 6нчы урамда мунчаның төтен чыгу торбасы түшәм такталарына якын тору аркасында янгын чыга. 1 кв метр гына мәйдан янарга өлгерсә дә, бу хуҗаларга зур сабак була. Бакча йорты эчендә урнаштырылган мунчаны һәм йортның үзен янып бетүдән вакытында янгын сүндерүчеләргә шалтырату гына коткарып кала.  

«Татарстан» совхозы поселогында исә 30 кв метрлы мунча бөтенләй юкка чыга. Монда да сәбәп төтен торбасының дөрес ясалмавында. 
Коры үлән һәм чүп янулар да теркәлеп тора. Узган атнада андый очраклар бишәү булган. Калмиядә исә ВАЗ-2109 автомобиленә ут капкан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев