Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Хаҗиев: «Үз җиреңне ярату һәм булсынга дип эшләү кирәк»

Республикабыз игенчеләре 1,5 млн тоннага якын ашлык җыеп алдылар. Бүгенге көндә республика буенча уртача уңыш гектарыннан 16,4 центнер тәшкил итә. Тукай районы бөртеклеләрнең уңыш күрсәткече буенча республикада беренче урында. Бездә бүген гектарыннан уртача 23,6 центнер ашлык җыела. Барысы 53900 тонна бөртек суктырып алынды. Бу күрсәткечләрдә «Ирек» җитештерү кооперативы хезмәтчәннәренең өлеше зур. Ел үзенчәлекле килүгә карамастан, бөртеклеләрнең чыгышы буенча «Ирек»леләр районда гына түгел, Татарстанда иң алда баручыларның берсе. Биредә бөртеклеләрнең гектарыннан уртача 45,3 центнер уңыш суктырып алына.

«Ирек» җитештерү кооперативы районның авыл хуҗалыгы тармагында әйдәп баручы хуҗалык. Бу кооперативны инде 30 ел Татарстанның һәм Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рөстәм Хаҗиев җитәкли. Хуҗалык игенчелек, терлекчелек, орлыкчылык тармакларында эшли. Рөстәм Хаҗиев хуҗалыкта эшсөярләр тәрбияләве, аларның игелекле хезмәтен бәяли белүе белән дә халык арасында хөрмәт казанган шәхес. 
– Рөстәм Рәхимович, күтәрәмгә калган хуҗалыкны аякка бастыру өчен эшсөяр булу гына да җитмидер?  – дип кызыксынам тәҗрибәле җитәкчедән, бераз булса да эш итү серләрен белергә теләп.
– Хуҗалыкка яшәү сулышы өрү өчен үз җиреңне ярату һәм үземә дип эшләү кирәк. Балаларыбыз авылда калып, булсынга дип эшли икән, буыннар чылбыры өзелми. Шулай булганда гына җирлекнең киләчәге өметле. Рамил улымның балаларын – оныкларымны үземнән калдырмыйм. Ипекәйнең нинди юллар үтеп өстәлгә килгәнен белеп-күреп үсәләр. Авылны ярату, эш кадерен белү әнә шулай тәрбияләнә. «Мин үземә дип һәм халкым өчен эшлим!» Шулай фикер йөрткәндә һәм аны эш-гамәл белән раслаганда уңышка ирешеп була. Берәү дә кеше өчен эшләми. Аннары, яхшы уңыш алу өчен сыйфатлы орлык һәм агротехника таләпләрен үтәү кирәк. Бездә бу таләпләр үтәлә. Булсынга дип эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә – кадрларга кытлык юк бездә. Улым Рамил – терлекчелек тармагы буенча хуҗалыкның әйдәп баручы белгече. Венгриядән 196 тана алып кайттык. Ике ел эчендә савым сыерларны шул рәвешчә токымлыга алыштырып бетердек. Чиста токымлы савым сыерны дөрес ашату кирәк. Республика буенча беренче урында баручы сыер савучы – безнең хуҗалыкта. «Сыерның сөте – телендә» дигән ата-бабадан калган әйтемне һәрвакыт истә тотарга кирәк. Терлекләрне дөрес рацион буенча тукландыру, генетика-селекция эшен җайга салу яхшы нәтиҗәсен бирә – хәзерге вакытта безнең хуҗалыкта тәүлегенә 40 литрдан артык сөт савыла. Шунысын да әйтергә кирәк, контроль савым вакытындагы күрсәткечләрдән күренгәнчә, араларында 69 литрга кадәр сөт бирүче сыерлар да бар. Яныңда ышанычлы кадрлар булу – уңышның нигезе. Икътисад – тәртипне, дөрес итеп санаганны һәм исрафка юл куймауны ярата. Утыз ел шушы хуҗалыкта намуслы хезмәт куючы экономист булу да уңышның нигезе. Баш хисапчы һәм икътисадчы Фәрит Хөсәенов – терлекчелек, игенчелек, орлыкчылык тармагына караган һәр сорауга җавапны төгәл саннар һәм фактлар белән, хисап кәгазьләренә карамыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җавап бирә алучы белгеч, – дип сөйли Рөстәм Рәхимович. 
Хуҗалыктагы 1050 гектар чәчүлек җирнең 440 гектарында – арпа, 610 гектарында язгы бодай игелә.
– Үткән ел 99 млн сумлык яхшы сыйфатлы орлык саттык. Әйтергә кирәк, 100 процент яхшы сыйфатлы орлык булганлыктан, бездә үстерелгән бөртеклеләргә сорау зур. Татарстан район-авылларыннан, Башкортстаннан, Пермь, Самара, Саратов, Оренбург якларыннан орлык алырга киләләр. Бодайның республикабызда чыгарылган «Йолдыз», «Экада-109» һәм Ульяновскида чыгарылган «Ульяновский-105», «Бурлак», «Никон» исемле сортлары һәм арпаның Казанда чыгарылган оригиналь «Раушан», «Камашевский» сортлары яхшы уңыш бирә. Ләкин шунысын искәртергә кирәк, яхшы уңыш алу өчен ашлык игү технологиясен төгәл саклау мөһим. Бөртек 1 гектарга 180 килограмм исәбеннән катнаш ашлама белән чәчелде. КАС-32 азотлы ашлама белән тукландырылды. Үз вакытында корткычларга, бөҗәкләргә каршы көрәшү бик кирәк, – дип югары уңыш алу серләрен сөйли Фәрит Хөсәенов. – Арпаның «Индан» сорты да уңышны бик яхшы бирә. Бүген гектарыннан 48 центнерга кадәр ашлык суктырдык. Агротехник таләпләрне ел әйләнәсе төгәл үтәү мөһим. Беренчедән, җирдә дым яхшы саклансын өчен көз көне басу-кырларны тулысынча сөрү кирәк. Язын бөртеклеләрне, мал азыгына салыначак техник культураларны тамырдан, яфрактан тукландыруны үз вакытында башкарырга, аннары чүп үләннәренә каршы көрәшергә тиешбез. Без бу өлкәдә, нәтиҗәлелеген искә алып, Швейцариядә эшләнгән чимал белән эшлибез. 
 – Игенченең визит карточкасы – чиста, көр башаклы иген басулары, – ди хуҗалык рәисе Рөстәм Рәхимович. – Менә бу – яңа чыгарылган «Никон» сортлы иген басуы, уңышы яхшы булачак, – ди ул ашлык диңгезенә җайлап кына рәт арасыннан кереп. Һәм, башагын белән өзмичә генә, бер-ике бөртекне тәмләп карый. Җитәкченең һәр сүзендә, һәр гамәлендә игенчеләрнең һәм белгечләрнең бәһаләп бетергесез хезмәтенә хөрмәт чагыла. 
– Уңышны югалтуларсыз җыеп алу, беренчедән, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең үз эшенә җаваплы каравы белән бәйле. Татарстанның атказанган механизаторы Вафир Сәхәбиев районда гына түгел, республикада алдынгы хезмәткәр, әйдәп баручы комбайнчы. Кырык ел эшләү дәверендә техникасын чиста-пөхтә тотуы, үз эшенә бик җаваплы каравы белән сокландыра һәм башкаларга үрнәк булып тора. Рамил Сабирҗанов икенче урында бара, Ринат Фәрдиев та аңардан калышмый. Бүген җәмгысе 264 тонна бөртеклеләрне суктырып алдылар, – ди зур горурлык белән Фәрит Хөсәенов.
Басудан ындыр табагына ашлык ташучылар бер генә минутка да туктап тормыйлар. Машина йөртүче Әхнәф Вәлиев ашлык ташуда алдынгылыкны бирми. Хәмзә Вәлиев туганы белән бер сафта барырга тырышып эшли.
– Басу-кырларның тузаныннан да икмәк исе килә ул, – диләр уңган игенчеләр.      
– Авыл хуҗалыгы техникасының яхшы булуы югары уңыш алуда зур әһәмияткә ия. Керем булган җирдә чыгымы да була. Быел 49 млн сумга авыл хуҗалыгы техникасы сатып алдык, – дип һәрбер техниканың күпмегә төшкәнлеген күңелдән әйтеп бирә баш икътисадчы Фәрит Хөсәенов.  
 «Ирек» җитештерү кооперативы хезмәтчәннәре басу культурасын югары дәрәҗәдә тоту өчен ел тәүлеге булсынга дип эшлиләр. Шуңа да алар ашлык фронтында алдынгылар сафында. 
 / Автор фотосы. 


 

Реклама

 


 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X