Якты юл
  • Рус Тат
  • Тизлек арттыру һәлакәткә китергән

    2 август көнне көндезге сәгать 3 тулгач М-7 юлының Хуҗамәт һәм Иске Абдул авыллары арасында юл-транспорт һәлакәте теркәлә.

    Лада Гранта белән идарә итүче 40 яшьлек ир-ат югары тизлектә хәрәкәт иткән була. Шуңа күрә идарә итүне югалта һәм, каршы юнәлештәге полосага чыгып, юл кырыена төшеп әйләнә. Йөртүче үзе һәм арткы утыргычта барган пассажиры күпләгән имгәнүләр ала. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре икесен дә БСМПга алып китә. 
    / Фото район ЮХИДИ бүлегеннән алынды.
     
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: