Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа белемнәр белән кайттылар

«Якты юл» газетасы һәм «Тукай авазы» район радиотапшыруы хезмәткәрләре Мәрьям Фәйрушина белән Алена Фазылова Казанда Россия журналистлар берлеге тарафыннан оештырган «Инфорум» дигән медиафорумда булып кайттылар.

Анда Татарстанның төрле районнарында эшләп килүче газета, журнал, радио, телевидение вәкилләре катнашты. Журналистлар каршында тәҗрибәле белгечләр чыгыш ясады. Алар арасында Россия журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, «Санкт-Петербург» телеканалының генераль директоры Александр Малькевич, ВГТРК төбәкара бүлегенең җитәкчесе Рифат Сабитов, тележурналист, инстаграм-блогер Светлана Лобанова һәм башкалар булды. Пандемия вакытында матбугат чараларына ничек эшләргә, халыкның финанс белемен үстерүдә икътисади журналистиканың әһәмияте, социаль челтәрләр «Инстаграм» һәм «Тик Ток» аша хәбәрләрне кызыклы итеп җиткерергә – форумда шул хакта сөйләштеләр.
/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев