4 февраль 2016 яңалыклары
-
Җәяүлеләргә дә штраф салалар
Гыйнвар аенда район территориясендә тугыз юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә бер кешенең гомере өзелгән, егерме кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрдә 18 яшькә кадәрге 4 бала да зыян күргән. Матди зыянга китергән 77 очрак теркәлгән. Аварияләрне киметү максатыннан ай дәвамында 5 мәртәбә профилактик рейдлар үткәрелгән. Аларда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең...
-
«Ел укытучысы» бәйгесенә муниципаль этапта өч мөгаллим сайлап алыначак
Районда «Татарстан Республикасының ел укытучысы - 2016» бәйгесенең муниципаль этабының сайлап алу туры узды. Анда барлыгы 32 педагог катнашты. Укытучылар дүрт кустта эшләделәр - Бәтке, Түбән Суыксу, Новотроицкое һәм Теләнче Тамак мәктәпләрендә жюри алдында чыгыш ясадылар.
-
Кырымга барасың килсә, хат яз
«Артек» халыкара балалар үзәге һәм Россия почтасы беренче ачык балалар хатлары бәйгесен игълан итә. Җиңүчеләргә «Артек» лагеренә путевка бүләк итәчәкләр. Бәйгедә 10 яшьтән алып 16 яшькә кадәр булган балалар катнаша ала. Моның өчен «Мин «Артек»ка барырга телим» темасына хат язып, 18 апрельгә кадәр халыкара балалар үзәгенә җибәрергә кирәк. Конкурска нәтиҗәләр...
-
Кече һәм урта эшмәкәрләр үз эшчәнлекләре турындагы мәгълүматны статистика хезмәтенә апрельгә кадәр бирергә тиешләр
Бүгенге көндә Россия статистикасы кече һәм урта эшмәкәрлекнең 2015 ел эшчәнлегенә федераль дәрәҗәдә комплекслы статистик тикшерү үткәрә. Мондый тикшерү биш елга бер мәртәбә уздырыла, ул кече һәм урта эшмәкәрлекнең торышы турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Мәгълүматлар илнең икътисадында бу тармакның үсеш мөмкинлекләрен билгели.
-
Илфат Рәхимов география фәненнән призлы урын яулады
География фәне буенча республика олимпиадасында Теләнче Тамак авылы егете - XI сыйныф укучысы Илфат Рәхимов призлы урынга лаек булды. Илфатны әзерләгән укытучы - Гөлназ Ризатдинова. Хәзерге вакытта районыбыздан өч бала җәмгыять белеме буенча олимпиадада катнаша. Алда тагын экология, математика, рус теле һәм татар теле фәннәре буенча сынаулар узасы бар. Барлык...