4 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Гөмбә эчләрендә гөмбә (Рецепт)
Кирәкле продуктлар: 300 г шампиньон, 150 г индейка яки тавык филесы, 100 г суган, 100 мл каймак (15-20%), 150 г сыр, тоз, борыч, үсемлек мае. Гөмбәнең эшләпәсен аерып алырга, аякларын ваклап турарга. Суганны, итне дә ваклап турарга. Сырны вак угычта уарга. Суганны үсемлек маенда кыздырырга, аннан итне дә салып, 10-15...
-
Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы ял көннәрендә дә пациентлар кабул итә
Кичә Тукай районы үзәк хастаханәсе поликлиникасы белгечләре 2018 елның беренче эш көнен уздырды. Терапевт, хирург һәм гинеколог авыруларны 3 гыйнвардан алып 6 гыйнварга кадәр иртәнге 8.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Шулай ук, бәйрәм көннәре булуына карамастан, диагностика хезмәте, стационар, администрация дә эшли. Гомуми практика табибы Наил Мансуров...
-
Яңа ел каникуллары: ничек уздырырга? 10 тәкъдим
1. Гаиләгез белән бергәләп берәр кул эшләнмәсе ясагыз. 2. Гаиләдәге яңалыклар турында дуслар һәм туганнар өчен утырып хат языгыз. 3. Гаилә видеоархивын карау кичәсе оештырыгыз. 4. Бергәләшеп ашарга пешерегез. 5. Җыелган фотолардан фотокитап ясагыз. 6. Фотосессия ясагыз. 7. Нәсел агачы ясагыз. 8. Өстәл уеннары уйнагыз. 9. Кошлар өчен җимлек ясагыз....
-
Тукай районының Яңа Бүләк авылына кунакка Кыш Бабай килде (фотолар)
Бүген, 4 гыйнвар көнне, Яңа Бүләк авылына кунакка Кыш Бабай килде. Балалар өчен күңелле тамаша үтте, дип хәбәр итә Дилбәр Гыймазетдинова.
-
Сыр һәм ананаслы салат (Рецепт)
Кирәкле продуктлар: 300 г каты сыр, 300 г консервланган ананаслар, 2-3 тырнак сарымсак, майонез. Сырны вак угычта уарга. Ананасларны вак шакмак итеп турарга. Сыр белән ананасны кушып болгатырга. Вакланган сарымсак өстәргә, барысын бергә майонез өстәп болгатырга.
-
Тукай районы Күзкәй авылы халкы эшли дә, ял да итә белә
Яңа елны каршылау бәйрәме башта авыл китапханәсе каршында эшләүче «Хатирә» ветераннар клубында узды. Китапханә мөдире Тәнзилә Шәйхнурова узган елда башкарылган эшләргә тукталды. Эшләгәнгә эш карышмый, дип юкка гына әйтмиләр. Балаларны чакырып, экология елына багышланган бик күп тәрбия чаралары уздырылды. Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, 16 китап авторы Галимҗан Вәлиев истәлегенә хис-тойгыларга бай...
-
Эремчекле шарчыклар
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куярлар. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка...
-
Тукай районы Иске Җирекле авылында балалар өчен күңелле тамаша үтте
Яңа ел бәйрәмендә балалар янына кунакка төрле әкият геройлары һәм, әлбәттә, Кыш Бабай белән Кар Кызы килделәр. Сабыйлар аларга үз талантларын күрсәттеләр: матур җырларын башкардылар, дәртле биюләрен биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай бер баланы да бүләксез калдырмады. Шулай ук Иске Җирекле авылы мәдәният йортында «Могҗиза эзләп» дип исемләнгән...
-
2018 елга райондашларыбыз өчен йолдызнамә
Кучкар (21.03-19.04). Сезне җитди һәм куп көч таләп итә торган ел көтә. Эшегезне бүлгәләп яисә берәр дустыгыз, бизнес буенча партнерыгыз белән бергәлектә эшләсәгез, һичшиксез, уңыш елмаячак. Сезне олы һәм мәңгелек мәхәббәт көтә. Моннан тыш иҗади яктан да камиллеккә омтылырга кирәк булачак. Гаиләгезгә, туган-тумачаларыгызга тагын да игътибарлырак булыгыз. Җәй айларында сезне...
-
Алкоголизм кешенең сәламәтлеген, рухын җимерә торган авыру
Бүген алгольле эчемлекләр иң популяр, сатучылар өчен төшемле продуктларның берсе. Кибет киштәләрендә шешәләрнең ниндиләре генә юк! Аларның һәрберсенең составында этиль спирты. Ә ул исә иң зарарлы, нерв системасын боза, эчке органнарга зур зыян сала торган агу. Спиртлы эчемлекләрне еш куллана торган кешеләр аклану өчен төрле сәбәпләр табалар, бу чир миңа...
-
Тукай районы Калмия авылында Яңа ел бәйрәме гөрләп үтте
Калмия мәдәният йортында уздырылган бәйрәм чарасына авылдашлар, кайткан кунаклар күпләп килделәр, тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга күмделәр. Районда гына түгел бөтен республика күләмендә җиңүләр яулаган кечкенә җырчыларыбыз - Айзилә Фәрхетдинова, Азалия Галимҗанова, Данил Әюповлар берсеннән-берсе матур җырларын башкардылар. «Киңәш» клубына йөрүче ветераннарыбыз Рафис Әхмәтнуров, Гөлисә Галиева, Галимә Галимҗанова моңлы җырларын бүләк...
-
Гыйнвар салаты
1 банка яшел борчак, 400 г кәбестә, уртача зурлыктагы 1 баш суган (тәменә карап бераз арттырырга була), 100 г ысланган колбаса, 1 пешкән йомырка, майонез, яшел тәмләткечләр һәм бераз тоз белән уксус, әз генә шикәр комы (кәбестәне уып салу өчен) кирәк булачак. Суганны, колбасаны вак шакмаклап турыйбыз. Кәбестәне озынча итеп...