Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кызыклы һәм файдалы

2018 елга райондашларыбыз өчен йолдызнамә

Кучкар (21.03-19.04). Сезне җитди һәм куп көч таләп итә торган ел көтә. Эшегезне бүлгәләп яисә берәр дустыгыз, бизнес буенча партнерыгыз белән бергәлектә эшләсәгез, һичшиксез, уңыш елмаячак. Сезне олы һәм мәңгелек мәхәббәт көтә. Моннан тыш иҗади яктан да камиллеккә омтылырга кирәк булачак. Гаиләгезгә, туган-тумачаларыгызга тагын да игътибарлырак булыгыз. Җәй айларында сезне...

Кучкар (21.03-19.04). Сезне җитди һәм куп көч таләп итә торган ел көтә. Эшегезне бүлгәләп яисә берәр дустыгыз, бизнес буенча партнерыгыз белән бергәлектә эшләсәгез, һичшиксез, уңыш елмаячак. Сезне олы һәм мәңгелек мәхәббәт көтә. Моннан тыш иҗади яктан да камиллеккә омтылырга кирәк булачак. Гаиләгезгә, туган-тумачаларыгызга тагын да игътибарлырак булыгыз. Җәй айларында сезне актив үзгәрешләр көтә: өегездә ремонт башлавыгыз ихтимал, күченеп китү яисә җитди проблеманы чишү юлларын якыннарыгыз белән эзләү һ.б. Ел ахырында үзегезнең күптәнннән хыялланган эшегезне ачып җибәрүегез бар.

Үгезбозау (20.04-20.05). 2018 елда күбесе гаиләгездән һәм хезмәттәшләрегездән тора. Сезне уңыш бизнес өлкәсендә дә сагалап торачак, күп акча вәгъдә итә торган эш тә тәкъдим итүләре бар. Тормышыгызны төптән үзгәртә алырлык кешене очратуыгыз ихтимал. Ел ахырында финанс яктан тотрыксызлык көтә, хезмәттәшләрегез белән уртак фикергә килә алмавыгыз бар. Сезнең киләсе елга шигарь: 100 кат үлчә, бер тапкыр кис. Бөтен фикерләрегезне, нәрсә эшләргә җыенуыгызны алдан ук уйлап куегыз.

Игезәкләр (21.05-21.06). Сез дусларыгыздан бигрәк үзегезнең туганнарыгызны алгырак планга куярга өйрәнәчәксез. Киләсе ел төрледән-төрле танышуларга бай булачак. Эшегездә күп уңышлар көтә, хезмәттәшләрегез белән бер дулкында булачаксыз. Сез үз өстегездә күп эшлиячәксез һәм шул вакытта теләгән максатларыгызга ирешәчәксез. Киләсе елның беренче яртыеллыгында эшегездә дә, тормышыгызда да күп узгәрешләр көтелә. Көзгә таба сәламәтлегегезне кайгыртсагыз, бер дә юкка булмас. Спорт, актив ял итү, гаилә белән кайдадыр чыгу бигрәк тә уңышлы булачак. Бу сезгә мораль яктан күп көч бирәчәк.

Кысла (22.06-22.07). 2018 елда беренче планга шәхси тормыш һәм балалар торачак. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерәчәк. Гомерлек мәхәббәтегезне очратачаксыз. Сезне эшегездә югары күрсәткечләр, авторитет көтә. Ял итәргә әзерләнүчеләргә яллары актив булу белән истә калачак. Якыннарыгыз, дусларыгыз гел янәшәдә булачак, булышлык итәчәк. Беренче яртыеллыкта карьерагызда үзгәрешләр булуы ихтимал, моннан тыш яңа максатларыгыз барлыкка киләчәк. Икенче яртыеллыкта исә сезнең яңа төр мавыгуларыгыз барлыкка килергә мөмкин. Шикле, күңелегезгә якын булмаган кешеләр белән аралашудан баш тартырга өйрәнегез.

Арыслан (23.07-22.08). Бар эшне үзегезнең генә җилкәгездә алып бару гадәтен ташлагыз. Киңәшләшеп, якын туганнарыгыз белән бергәлектә генә эш башкарган очракта, уңышка ирешеп булачак. Ел буе нинди дә булса үзгәрешләр булып торачак: өй проблемаларын чишү, ремонт, күченеп китү, яшәү урыныгызны алмаштыруыгыз бар. Иҗат белән шөгыльләнегез - ул сезгә мораль яктан канәгатьләнү дә, акча да китерәчәк. Ләкин эшкә бик нык бирелеп китеп, яраткан кешеләрегезне онытып җибәрмәгез. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз. Ел ахырында сезне уңыш белән бергә күп кенә кыенлыклар да сагалап торачак. Ләкин борчылырга урын юк: аны чишү юлларын сез табачаксыз.

Кыз (23.08-22.09). Ел әйләнәсендә сезне юллар, ниндидер сәяхәтләр сагалап торачак. Алар сезгә шәхси тормышыгызда да, эшегездә дә уңыш китерәчәк. Игътибар үзәгендә гаилә, уку, күченеп китү, туганнарның борчу-мәшәкате, ниндидер шатлыклы вакыйгалар булачак. Сез үзегезнең бөтен барлыгыгызны гаиләгезгә бирәчәксез. Ел ахырында өегездә ремонт ясап чыгуыгыз ихтимал. Ни өчен дигәндә, сезгә өйдәге тынычлык, матурлык мораль яктан әйтеп бетерә алмаслык канәгатьләндерү китерә. Шәхси тормышыгызда тотрыклылык күзәтелә. Ел башында, кыш көне, сезне шәхси һәм иҗади уңыш көтә. Гыйнвар ахырында исә тормышыгызны төптән үзгәртә алырлык очрашу көтә.

Үлчәү (23.09-22.10). Шәхси тормышта да, эштә дә, бизнес та да бәхет елмаячак. Сез яңа танышлар табачаксыз. Үлчәүләргә бераз гына булса да сабыррак булу кирәк. Тыныч, бар нәрсәне уйлап эшләгәндә, куйган максатларыгызга ирешә алачаксыз, хыялларыгыз да тормышка ашачак. Финанс яктан исә барысы да тәртиптә, күп итеп акча эшләү мөмкинлеге булачак. Яз айлары сезгә рухи һәм иҗат ягыннан ачыш, мавыктыргыч эшләр, белән истә калачак. Эшегездән китеп, яңа бизнес белән шөгыльләнә башлавыгыз бар яисә бар булганыгызны өй мәшәкатьәренә бирүегез дә ихтимал. Сезне сәяхәт, табигатькә ял итәргә чыгу, һөнәрегездә ачышлар көтә.

Чаян (23.10-21.11). 2018 ел буена сез игътибар үзәгендә булачаксыз. Киләсе ел сезгә актив булуы белән истә калачак. Танышларыгыз арасында танылган, авторитеты булган, уңыш яулаган кешеләрнең барлыкка килүе бар. Ә булган дусларыгыз сезгә һәрдаим ярдәм итеп торачак. Ел башында планлаштырылган сәяхәтләр бәхет китерәчәк. Җәй айларында исә саграк булуыгыз сорый йолдызлар. Теләсә кемгә ышанып, авантюрага бирелмәгез. Сәламәтлегегезне кайгыртсагыз яхшы булыр. Сездә спорт яисә үз өстеңдә эшләү теләге барлыкка килергә мөмкин. Ел ахырында материаль яктан уңыш көтеп торачак.

Укчы (22.11-21.12). Гаиләгездә, шәхси тормышыгызда тотрыклылык, тынычлык, ниндидер җылылык күзәтелә. Балаларыгыз сезне уңышлары белән сөендерәчәк. Ә финанс ягы бераз гына кыенлыклар китерүе бар. Сез ел әйләнәсендә нәрсәдер алып, сатып эш итәчәксез. Укчылар акча туздырырга ярата, ләкин сезгә экономияле булырга өйрәнергә кирәк. Тырышып, намус белән эшләгән вакытта гына, сез уңышка ирешә алачаксыз, күптәннән хыялланып йөргәнегезгә ирешә алачаксыз. Ел әйләнәсендә таныш-белешләрегез артачак. Моннан тыш яңа төр уку белән мавыга башлавыгыз бар. Ел ахырында исә шәхси тормышыгда көтелмәгән, ләкин бик уңышлы гына үзгәрешләр көтә.

Кәҗәмөгез (22.12-19.01). Тормышыгызны төптән үзгәртә алырлык кешеләр - ул дусларыгыз булачак. Беренче яртыеллыкта коллектив эштә һәм сәяхәттә, шулай ук яңа планнарда һәм перспективалы хезмәттә уңыш көтәчәк. Ел әйләнәсендә сез яңа идеяләр белән янып йөриячәксез. Ләкин берүзегез калудан, ялгызлыктан сакланыгыз. Тормышка матур күзлектән карарга, вак кына әйбердән дә олы шатлык ясарга өйрәнегез. Якын-тирәгездәге танышларыгыз, туганнарыгыз - сезнең көч, алар белән киңәшләшегез, күбрәк алар янында булырга тырышыгыз.

Сукояр (20.01-18.02). 2018 ел барышында карьерагыз һәм яраткан эшегез сездән күп көч һәм энергия таләп итәчәк. Ел башында, кыш айларында, эшегез иҗади уенны хәтерләтәчәк. Яз керү белән сезнең яңа төр бурычлар барылкка килергә мөмкин. Эшегезне алмаштыруыгыз, коллективтан китүегез ихтимал, ләкин танышларыгыз белән яхшы мөнәсәбәттә калып, алга таба да аралашып яшиячәксез. Сезгә һаман да биеклеккә омтылырга, үз алдыгызга яңа максатлар куярга киңәш ителә. Гаиләгезгә һәрвакыт таяна аласыз, монда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торачаклар. Ел ахырында нинди дә булса чит илгә ял итәргә киүегез ихтимал. Ул сезгә рухи яктан канәгатьләнү китерәчәк.

Балыклар (19.02-20.03). 2018 елда сез күптәннән хыялланган сәяхәткә чыгып китәчәксез. Киләсе ел сезгә тормышыгызны төптән үзгәртә алырлык мөһим очрашулар, көтелмәгән популярлык, акча вәгъдә итә. Гыйнвар материаль яктан уңышлы булачак, ләкин аның өчен тырышып эшләү мәслихәт. Сез үзегездә яңа талантлар барлыкка килүен ачыклаячаксыз, яңа проектларда катнашуыгыз да бар. Эт елы сезгә ачышлар, идеяләр, яңа танышулар, сәяхәтләр белән истә калачак. Сезнең өчен иң яхшы урын - ул яраткан эшегездә. Хезмәттәшләрегезнең булышлык итәргә һәрвакыт әзер булуларын исегездән чыгармагыз. Гаиләдә конфликтлар булуы ихтимал. Үзегезгә ышаныгыз, актив тормыш алып барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев