3 март 2018 яңалыклары
-
Районда чаңгылы туризм буенча кышкы ярышлар үтте
Яңа поселогында район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр бүлеге чаңгылы туризм буенча районның беренче кышкы ярышларын оештырды. Катнашучылар төрле яшь категорияләренә бүленеп көч сынашты. Абсолют җиңүче булып «Туризм» исеме астында мәктәптән тыш эшләр бүлеге хезмәткәрләре (тренерлары В. Белов) калды.
-
Тлянче Тамак авылы өлкәннәре янына балалар бакчасы сабыйлары килде
Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да Ватанны саклаучылар көне җылы мохиттә үтте. Бөтен ир-атларны бәйрәм белән котларга «Акчәчәк» балалар бакчасы нәниләре һәм мәктәп укучылары килгән иде. Балалар һәм яшүсмерләр матур шигырьләр сөйләделәр, үтемле җырлар башкардылар. Бәйрәм ахырында исә үз куллары белән ясап килгән бүләкләрен тапшырдылар, сәламәтлек теләделәр, ил-көннәребезнең...
-
Туган тел көнендә милли уеннар уйнадылар
21 февраль - Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Шилнәбаш авылының «Тополек» балалар бакчасында «Туган телебез - кабатланмас, бөек, даһи» дип исемләнгән матур чара булып үтте. Сабыйлар залга матур татар көйләре астында керделәр һәм Туган тел көненә багышланган махсус презентация карап үттеләр. Соңыннан исә балалар алып баручының табышмакларына җаваплар эзләделәр,...
-
Чирек гасыр Колыш халкының сәламәтлеге сагында
Колыш авылында фельдшер булып эшләүче Гөлназ Гыйльфанова шәфкать туташы һөнәрен гомерлек итеп сайлаучылар кавеменнән. Ул 25 ел дәвамында колышлыларның сәламәтлеге сагында тора. Гөлназ ханым чын шәфкать иясе, бик ипле, изге күңелле кеше. Аның җылы кулларының шифасын тоймаган кеше Колыш авылында сирәктер. Иң зур бәхетнең саулык икәнен без авырып киткәч кенә...
-
Илһам Шакиров туган авылда мәдәният йорты үрнәк булырга тиеш
Яңа Бүләк авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе мәдәният йортын, балалар бакчасын газ белән җылытуга күчерергә кирәклегенә аерым басым ясады, электр өчен бу кадәр акча түләп яту эш түгел, диде. «Гомумән, татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировның туган авылында мәдәният йорты аеруча яхшы булырга тиеш. Монда җырчының төбәкара фестивальләрен үткәрүне...
-
«Алтын алка» турнирында Түбән Суыксу командасы җиңде
Бәтке авылында район беренчелегенә «Алтын алка» дип исемләнгән хоккей ярышлары узды. Анда 2004 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар көч сынашты. Ярышларга Яңа, Круглое Поле, «Татарстан» совхозы поселокларыннан, Мәләкәс, Түбән Суыксу, Бәтке, Иске Абдул авылларыннан хоккей сөючеләр җыелды. Нәтиҗәдә киеренке ярышлардан соң призлы урыннарда Түбән Суыксу, Бәтке һәм Кнәз мәктәпләре...
-
Таулы Дөрештә яшәүчеләргә фельдшер кирәк
Иске Дөреш авыл җирлегенең хисап җыелышына Таулы Дөрештән килгән ак яулыклы апалар авылларында фельдшер булмау проблемасын күтәрделәр. «Бездә өлкән яшьтәгеләр күп. Гомеребез буе колхозда авыр эштә эшләгән, резин итек киеп сыер сауган, басу эшләреннән кайтып кермәгән кешеләр. Медицина хезмәткәре безгә иң кирәкле кеше ул», - диделәр алар. Район үзәк дәваханәсе...
-
«Югары технологияләр атнасы»нда катнаштылар
Казан милли тикшеренү-технология университеты Мәләкәс гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Югары технологияләр атнасы» дип аталган акция оештырды. Анда район мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучы 50 бала килде. Укучылар югары уку йорты педагогларының химия, физика фәннәре буенча үткәргән чараларында катнашып, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлектә үзләренә бик күп файдалы мәгълүмат алдылар, дип хәбәр...
-
Сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерелде
Сайлауга әзерлек кысаларында күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге хезмәткәрләре авыл җирлекләрендәге сайлау участокларының янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр. «Участокларның барысында да йөреп чыктык һәм куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителеш яхшы дигән фикергә килдек. Янгын сүндерү җайланмалары бар, хезмәткәрләр белән өйрәнү үткәрелгән, биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлә», - дип белдерде бүлекнең өлкән инспекторы...
-
Көн озынлыгы 9минутсыз 11 сәгатькә җитәчәк бүген
Бүген районыбызда көндез -13, төнлә -21 градуска хәтле суык булачак. Уртача һава дымлылыгы тере көмеш баганасының 755мм тәшкил итәчәк. Җил көнбатыштан секундына 2-3м тизлек белән исәчәк дип фараз итә безгә https://sinoptik.com.ruсайты. Кояш чыга 6:17 минутта, кояш бата 17:08 минутта. Яхшы кәеф бездән башлана. Уңышлы көннәр барыбызгада.