2 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ашыгу нәтиҗәсе
29 сентябрьдә Яр Чаллы – Сарман трассасында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. ВАЗ-211440 автомобиле алда барган транспортны узарга ярамаган урында каршы юнәлештәге полосага чыгып, ВАЗ-21074 машинасы белән бәрелешә.
-
Беркатлылык бәласе
Узган атна дәвамында район Эчке эшләр бүлегенең дежур частена 156 хәбәр килгән. Барысы 8 очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Аларсыз бер бәйрәм, бер чара үтми!
27 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды. Чара Иске Абдул мәдәният йортында үткәрелде. Ул мәдәният тармагы эше йомгакларына һәм үсеш перспективаларына багышланган иде.
-
«Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар
28 көн дәвамында 14 төбәктә яшәүчеләр фестивальдә катнашучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләрен тамаша кыла алачак.
-
Кызганыч, алданрак белмәдек...
18 ноябрь көнне районның авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум узачак. Анда елга бер тапкыр түләнә торган үзара салымның күләмен билгеләячәкләр. Бу төр салым дәүләт тарафыннан өстәмә финанслана, ягъни халыктан җыелган һәр 1 сум акчага республика бюджетыннан 4 сум өстәлеп кайта. Акчаны нинди максатларга тотасын авыл кешеләре үзләре хәл итә.Тукай районында үзара салым ярдәмендә авыллардагы мөһим проблемаларны хәл итүнең ачык мисалларыннан берсе – Кече Шилнә җирлегенә караган Манхэттен микрорайоны.
-
Иртәгәдән «Якты юл»га ташламалы язылу башлана
2020 елның беренче яртысы өчен «Якты юл» («Светлый путь») газетасына язылу бара. Район басмасына почта бүлекләрендә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша, редакциягә килеп язылырга була. 3 октябрьдән 13енә кадәр газетабызга очсызрак бәядән язылырга мөмкин булачак.
-
Октябрь аена намаз вакытлары
Октябрь аена намаз вакытлары
-
Ярты бәягә чәч кистерергә була
Өлкәннәр декадасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнарга 1 октябрьдән 10ысына кадәр чәчтарашханәләрдә 50 процентлы ташлама каралган.
-
Ункөнлек старт алды
Өлкәннәрне хөрмәтләү декадасы районда 30 сентябрьдә старт алды.
-
Хөрмәтле өлкәннәребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары!
Сезне чын күңелемнән Өлкәннәр көне – зирәклек һәм игелек бәйрәме белән тәбрик итәм.