1 апрель 2020 яңалыклары
-
Миңнеханов: Мин сезнең белән көн саен аралашырга, проблемаларыгызны тыңларга әзер
Татарстан Президенты «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә катнашты.
-
Хулиганга 1000 сум штраф
Шилнәбаш авылында алкогольле эчемлекләр кулланган 34 яшьлек ир-ат тавыш чыгарган.
-
Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...
Белгеч алардан котылуның берничә ысулын киңәш итә.
-
Конституция турында Большаков: Хокукый суверенитет санкцияләр аркасында кирәк
Илнең Төп документында милли Россия хокукының халыкара өстенлеген ныгытачаклар.
-
Круглое Поле бистәсендә волонтерлар көйле эшли
Круглое Поле бистәсендә, короновирус таралу куркынычы яный башлау белән, олы яшьтәге кешеләрне барлап чыкканнар.
-
Мунчалар яна
29 март көнне төнге сәгать 12 тулганда бердәм диспетчерлык хезмәтенә Калмаш авылыннан шалтырату килә. Анда мунчага ут кабуы турында хәбәр итәләр. Кызганычка, бинаның түбәсе янып бетә. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре янгынның сәбәбен төтен торбасының түбә такталарына якын торуында дип билгели.
-
Өйдә яхшырак
Без коронавирустан саклану өчен тәкъдим ителгән барлык чараларны үтәргә тиешбез. Бәтке авылында яшәүче Рәйсә Вавилина шундый фикердә. Ул үзе шулай эшли дә.
-
Һәрбер авыл җирлегендә үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлеше тикшерелде
Карантин таләпләрен үтәмичә йортларыннан чыгучылрга кисәтүләр ясалды.
-
Бик тәмле бәрәңге коймагы әзерләү ЫСУЛЫ
Бик җиңел һәм “тәмле” рецептларның берсе бу. Моны балалар да бик яратып ашый.
-
Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады
Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.
-
Өйдән чыксаң – штраф
Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. ТР премьер-министры шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ нигезендә Россия президенты указы белән 28 марттан игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы тагын да катгыйлана. Әлеге чара кайбер гражданнарның таләпләрне үтәмәве, эшләми торган көннәрне өстәмә ял итеп кабул итүләре сәбәпле мәҗбүри кертелә. Үз-үзеңне изоляцияләү куркыныч инфекция таралуга каршы иң нәтиҗәле чара булып тора.
-
Мәңгелеккә кайтты...
Син, китмәдең... Язгы бер иртәдә Кошка әверелеп, мәңгелеккә кайттың. Умырзая булып җанда чәчәк аттың, Сизәсеңме, ничек сөя халкың?!
-
Газеталар саклана
Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле рәвештә, район хакимиятендә кабул итү тыелды.