Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдән чыксаң – штраф

Татарстанда коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. ТР премьер-министры шул хактагы карарны имзалады. Әлеге документ нигезендә Россия президенты указы белән 28 марттан игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимы тагын да катгыйлана. Әлеге чара кайбер гражданнарның таләпләрне үтәмәве, эшләми торган көннәрне өстәмә ял итеп кабул итүләре сәбәпле мәҗбүри кертелә. Үз-үзеңне изоляцияләү куркыныч инфекция таралуга каршы иң нәтиҗәле чара булып тора.

Татарстан Хөкүмәте җитәкчеләре белдергәнчә, хокук саклау органнары һәм Роспотребнадзор белгечләре ситуацияне контрольдә тоту өчен көчәйтелгән режимда эшли. Таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү һәм күзәтү максатыннан махсус рейдлар үткәрелә. Башка төбәкләрдән кайтучыларның хәле дә җентекләп тикшерелә. Инфекция таралган Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайтучылар аеруча игътибар үзәгендә. 
Өзлексез циклдагы пред-приятиеләрдә, медицина учреждениеләрендә, аптекаларда, азык-төлек кибет-ләрендә эшләүчеләрдән тыш, беркем дә яшәү урыныннан чыгып йөрергә тиеш түгел. Өйдән чыгып йөрүнең тәртибе билгеләнә. РФ Дәүләт Думасы карантин режимын бозучы физик затларга 15 мең сумнан 40 мең сумга, вазифаи затларга 50 меңнән 150 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр административ җәза бирү карарын кабул итте. 
1 апрельдән муниципалитетлар арасында пассажирлар йөртү һәм йөк ташу туктатыла. Электричкалар сирәгрәк йөри башлый. Бары такси чикләүләрсез эшләячәк. 
 ТР президенты Рөстәм Миңнеханов чикләү чараларына җитди карарга, иминлек таләпләрен үтәргә чакыра, чөнки куркыныч инфекция беркемне дә кызганып тормый. Илдә авыручылар саны 2337гә җитте, Татарстанда алар 19. 
Тукай районы башлыгы Фаил Камаев та карантин таләпләренең үтәлешен тикшерергә күрсәтмә бирде. Хакимият белгечләре җирлек башлыклары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә урыннарга чыгып тикшерү үткәрәчәк. Хакимияттә коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штаб утырышы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, санитар-эпидемиология хәлен кисәтү комиссиясе рәисе И.Ш.Бариев куркыныч инфекция таралуга каршы районда күрелгән чаралар турында сөйләде. РФ президенты указын №206 (25.03.2020) һәм РФ, ТР хөкүмәтләре карарларын үтәү йөзеннән районда мәктәпләр, социаль-мәдәни, көнкүреш учреждениеләре ябылды. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә калдыру тәкъдим ителә. Картлар һәм инвалидлар йорты ябык режимда эшли. Спорт үзәкләре, кинотеатрлар, сәүдә үзәкләре (азык-төлек сәүдәсеннән тыш), төнге клублар, ял базаларының эше туктатылды. Таләпләрнең үтәлешен прокуратура күзәтә. 
Чит илдән кайтучылар белән эшләү турында РФ эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге башлыгы В. А. Елисеев хәбәр итте. Чаллыда андыйларның саны 1500дән, районда исә 30дан артык. Ул кешеләргә өйләреннән чыгып йөрү тыела, буйсынмаган очракта административ җәза бирү каралган. Роспотребнадзор вәкиле Р. Г. Марченко сүзләренчә, таләпләрне үтәмәүчеләр бар. Күптән түгел Кече Шилнәдә яшәүчеләр АКШтан кайткан һәм үзен җавапсыз тоткан кыз турында органнарга хәбәр иткәннәр. Район прокуроры А. Ф. Галимәрдәнов гражданнарга авыру йоктырган өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгы турында кисәтте. 
Карантин шартларында тормышны тәэмин итүче тармак хезмәткәрләре эшләүләрен дәвам итәчәк. Аларга махсус пропусклар бирелә.
Вирус йоктырмау ысуллары үзгәрешсез: гигиена таләпләрен үтәү, кулларны юу, битлек киеп йөрү, иммунитетны ныгыту.
Авыл җирлекләрендә волонтерлар ялгыз яшәүчеләргә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирә. Район буенча кайнар линия эшли, аның номеры: 8 (8552) 71-91-42.
Мәктәп балалары хәзер каникулда. Алар өчен әти-әниләре җаваплы. Балаларның һәм өлкәннәрнең урамга чыгып йөрүенә күзәтчелек итү эчке эшләр һәм җирле үзидарә органнарына, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә йөкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев