Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйдә яхшырак

Без коронавирустан саклану өчен тәкъдим ителгән барлык чараларны үтәргә тиешбез. Бәтке авылында яшәүче Рәйсә Вавилина шундый фикердә. Ул үзе шулай эшли дә.

Рәйсә ханым коронавирус белән бәйле чикләүләргә үтә җитди карый. «Өйдә утырырга дигәннәр икән, акыллы кеше аңларга тиеш. Авыр эш түгел, таш кисәргә кушмыйлар бит. Түзәргә кирәк. Тик ятып туйган кешегә өйдә эш табарга була ул», – ди.
Рәйсә Абдулловна 37 ел терлекчелектә эшләгән, сыер сауган, бозаулар караган. Хәзер лаеклы ялда. Ялгыз яшәүче инвалид буларак, аңа социаль хезмәткәр беркетелгән. Социаль хезмәткәр Рәйсә Гыйльметдинова көн саен хәлен белеп тора, кирәк булганда азык-төлек алып кайтып бирә, башка йомышларын үти, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. 
Рәйсә ханым инде бер атнадан артык беркая чыкмый диярлек. Берничә көнгә бер мәртәбә чүп кенә чыгара. Шушы авылда яшәүче улы, килене, оныклары белән телефоннан хәл белешәләр. Балалары аңа өйдә генә утырырга киңәш итәләр, кирәк булса, ярдәм кулы сузарга әзерләр. Чаллыдагы балалары да коронавирус таралу куркынычы булуны аңлап, әниләре янына кайтудан тыелып торалар. Рәйсә ханым үзенең сәламәтлеген кайгыртырга һәм тирә-юнендәге кешеләрнең куркынычсызлыгы турында уйларга кирәклеген аңлый, шуңа күрә күршеләре белән дә телефоннан хәбәрләшеп, хәл-әхвәл сорашып кына тора.
Санитария таләп-ләрен үтәүнең авырлыгы юк, чөнки алар кыенлык тудырмый. «Кулны кат-кат сабынлап юу гадәткә кергән инде, аңа өйрәнәсе юк. Өйне чиста тоту иренмәгән кеше өчен бер дә кыен түгел. Көчендә булган хатын-кызның көндәлек эшләре генә ул таләпләр», – ди Рәйсә Абдулловна. 
Ул илдә, республикада, районда күрелә торган чараларны, кертелә торган яңа тәртипләрне аңлап кабул итә. Кайгыртучылар булуына сөенергә, аларга рәхмәтле булырга кирәк дигән фикердә. «Мондый вакытта тискәре холыклы кешеләргә тыңлаучан булу хәерлерәк. Җитәкчеләр әйткән сүзгә колак салып, күндәмлеккә, сабырлыкка, өйрәник», – ди ул.

/ Фото район «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев