Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Мин сезнең белән көн саен аралашырга, проблемаларыгызны тыңларга әзер

Татарстан Президенты «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә катнашты.

Татарстан җитәкчелеге эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен барлык кирәкле чараларны тәкъдим итәргә әзер, әмма бизнес үзе дә мөмкин кадәр мобильләшергә тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов түләүсез «Адаптация технологияләре: ничек исән калырга һәм үсәргә?» онлайн-конференциясендә әйтте.

«Мин барлык эшмәкәрләрне сәламлим. Бүген авыр вакыт, шуңа күрә безгә барлык ярдәм чараларын тәкъдим итәргә кирәк, әмма сез дә мобильләшергә тиеш. Бүгенге конференциядә хакимият сезнең сорауларга җавап бирәчәк», - дип сәламләде катнашучыларны Татарстан Президенты.

Ул көн саен бизнес вәкилләре белән аралашырга әзер булуын һәм килеп туган проблемаларны хәл итәргә омтылуын әйтте.

«Мин һәрвакыт эш урынында, шуңа күрә без нинди дә булса форманы табарбыз, кирәк икән, эшмәкәрләр миңа сораулар бирә алсын өчен вакыт билгелиячәкбез. Хәзер киңәшләшәбез, көн саен мин сезнең белән бер сәгать - сәгать ярым аралашырга, проблемаларыгызны ишетергә, аларны сезнең белән бергә хәл итәргә әзер, шуңа күрә без мондый коммуникацияне оештырабыз», — диде ул.

Кризиска каршы конференцияләр сериясен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан эшмәкәрләренә ярдәм фонды һәм «Эшмәкәрлек фабрикасы» проекты белән берлектә башлап җибәрде. Спикерлар арасында Wildberries компаниясе генераль директоры Татьяна Бакальчук, «Акульчев» компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев, шулай ук кунакчыллык, хокукый һәм финанс мәсьәләләре өлкәсендәге экспертлар чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев