Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үсентеләргә корткычлар ияләшсә...

Белгеч алардан котылуның берничә ысулын киңәш итә.

- Бакчачыларның тәрәзә төпләрендә матур итеп үсентеләре күтәрелеп килә. Тик үсентеләр үскән өйдә төрле зарарлы талпаннар чыга, вак чебеннәр күренә башлый, — ди Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең Башкортстан буенча филиалы белгече Лилия НУРЕТДИНОВА. — Андый бөҗәкләр тәү чиратта юеш туфракны ярата. Алар нәкъ шундый җирдә күкәй сала. Моннан тыш, ашламага бай урынны үз итә.

Бу корткычлардан ничек котылырга соң? Чаралар байтак, үзегезгә ошаганын сайлап алыгыз.

Иң элек су сибүне чикләгез. Үсентеләрнең тамырын юешләтеп кенә, 2-3 сантиметр тирәнлектә генә су салыгыз. Корткычлар корылыкта тиз һәлак була. Туфрак корып китсә, су сибәр алдыннан махсус таяк белән җирне йомшартып алыгыз.
Суның сыйфаты да йогынты ясый. Краннан алынган суны ким дигәндә бер тәүлек тотарга кирәк. Яшелчә, йомырка пешергәннән соң калган су үсемлекләр өчен бик файдалы. Әмма, вак чебеннәр булган очракта, бу алымнан баш тартырга кирәк, чөнки корткычлар андый судан туклану өчен азык ала һәм шашып үрчи.
Туфракка алсу төстәге марганцовкалы су сибегез. Чәчәкләрнең яфракларын бакчачылар кибетендә сатылган махсус яшел сабын белән юыгыз.
Үсемлекләргә сарымсак суы сиптерегез. Моның өчен бер литр суга өч тырнак туралган сарымсак салып, 4 көн тотарга кирәк.
Химия кулланырга уйласагыз дихлофос, яисә “Мухоед”, “Интавир”, “Актара”, “Фитоспарин” кебек инсектицидлар ярдәмгә килер. Әгәр химия кулланырга теләмәсәгез, туфракның өске катламын алып ташлагыз. Баштарак күкертле ягы белән туфракка тыгылган шырпы да ярдәм итә. Туфракның өстенә көл сибәргә, кибеттән алган яфрак тәмәкесе оны, цитруслыларның кабыгын салырга була.
Әгәр корткычлар күпләп үрчеп китсә, яңа туфрак алып, үсемлекләрне күчереп утыртырга туры киләчәк.

Реклама


Кызыл Таң  Зөлфия Фәтхетдинова
Фото: ogorodbezzabot.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X