Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мунчалар яна

29 март көнне төнге сәгать 12 тулганда бердәм диспетчерлык хезмәтенә Калмаш авылыннан шалтырату килә. Анда мунчага ут кабуы турында хәбәр итәләр. Кызганычка, бинаның түбәсе янып бетә. Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре янгынның сәбәбен төтен торбасының түбә такталарына якын торуында дип билгели.

Борды авылында исә 30 март көнне йорт ихатасындагы мунча тулысынча янып бетә. Ялкын кызуыннан өйнең дә бер тәрәзәсе шартлый. Ут электр чыбыкларының төзексезлеге аркасында чыккан дип билгеләнә. 
Күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре җиһазларның төзеклеген һәрчак контроль-дә тотарга, ваемсыз булмаска чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев