1 февраль 2018 яңалыклары
-
Кил әле, бер кочаклап алам үзеңне!
Кнәз авыл җирлегендә кочаклашу көненә багышланган бик кызыклы, мавыктыргыч акция оештырылды. Бәйрәмнең үз традициясе буенча, дустанә формада гына таныш булмаган кешеләрне дә кочып алырга кирәк. Бу көнне шулай ук төрледән-төрле флэш-моблар, викториналар, тематик уеннар үткәрелә. Акция барышында оештыручылар Кнәз авылында яшәүче укытучылар, мәктәп укучылары янына килеп, аларны кысып кочаклап алдылар,...
-
Район архив бүлегенә аерым шәхесләр турында да документлар алып килергә була
Хакимияттә үткән киңәшмәдә район башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтовага бу тармактагы озак еллык хезмәте өчен РФ Архив агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды һәм 2017 елда ТРда муниципаль архивларга ярдәм итү буенча грант алу конкурсында җиңгән өчен сертификат бирелде. Әлеге сертификатка видеокамера, фотоаппарат, видепроектор, ноутбук, экран һәм лазерлы указка алыначак.
-
«Подписка өчен телевизор!» акциясендә районнан 3 кеше катнаша
ТРда 2017 елның 25 октябреннән башлап 2018 елның 20 мартына кадәр абунәчеләр арасында «Подписка өчен телевизор!» дип исемләнгән махсус акция үткәрелүе турында хәбәр иткән идек. Акцияне оештыручы - «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте. Моның өчен 2018 елга почта, редакцияләргә барып, Интернет, яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 3тән дә ким булмаган «Татмедиа»...
-
Киңәшләрегез өчен рәхмәт
Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Шәһәрдә яшәсәм дә, мин быел гыйнвардан «Якты юл» газетасына язылдым. Авылда гомер иттем, хәзер балаларымда - калада яшим. Район хәлләрен белеп торасы килә. Шуңа балалар кодагыйларыма кайткан саен район газетасын алып киләләр. Соңгы вакытларда бик матур итеп файдалы киңәшләр бирә башладыгыз. Мин аларны туплап барам. Балаларымны тәмлүшкәләр...
-
Район дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үтә
3 февраль көнне сәгать 10да Тукай районы үзәк дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларын сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм Казан дәүләт медицина университеты турында тулырак мәгълүмат бирү. Чара барышында дәваханә табиблары, шәфкать туташлары, университетның бүгенге студентлары белән очрашу, дәваханә буенча экскурсия үткәрү планлаштырылган. Ачык ишекләр...
-
Мамадышта узган «SunnyFEST» тукайлыларны гадәти булмаган чаналар белән шаккатырды
Узган ялларда Мамадыш шәһәрендә ел саен уздырыла торган «SunnyFEST-2018» креатив чаналар фестивале үтте. Тукай районын әлеге ярышларда «Чаллы-Бройлер» җәмгыяте тәкъдим итте. Аларның чанасы Убырлы карчыкның тавык тәпиле йорты итеп ясалган иде. Салкын, җилле һава торышыннан да курыкмыйча, тукайлылар үз командалары өчен җан атып торырга Мамадыш шәһәренә барып кайтты. Һәм тау...
-
Хэштеглар конкурсы уза
Тәмәкедән баш тарту буенча 2017 елда үткән һәм 2018 елда үткәреләчәк чаралар кысаларында ТР Роспотребнадзор идарәсе «Мин тартмыйм һәм сезгә дә киңәш итмим» темасына хэштеглар конкурсы уздыра. Бәйгене үткәрү шартлары белән идарәнең рәсми сайтында (16.rospotrebnadzor.ru/) танышырга була.
-
1 февральга Тукай районында һава торышы
Бүген, 1 февраль көнне, Тукай районында, көн болытлы булачак, иртәдән кичкә кадәр кар көтелә. Һава температурасы көндез -13 градус салкынлык, төнлә -11 градус. Җил секундына 4 метрга кадәр. Sinoptik.com сайты фаразлаганча, иртәгә -10 градус салкын булачак.