Район дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үтә
3 февраль көнне сәгать 10да Тукай районы үзәк дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларын сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм Казан дәүләт медицина университеты турында тулырак мәгълүмат бирү. Чара барышында дәваханә табиблары, шәфкать туташлары, университетның бүгенге студентлары белән очрашу, дәваханә буенча экскурсия үткәрү планлаштырылган. Ачык ишекләр...
3 февраль көнне сәгать 10да Тукай районы үзәк дәваханәсендә Ачык ишекләр көне үткәрелә. Аның максаты - мәктәп укучыларын сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм Казан дәүләт медицина университеты турында тулырак мәгълүмат бирү. Чара барышында дәваханә табиблары, шәфкать туташлары, университетның бүгенге студентлары белән очрашу, дәваханә буенча экскурсия үткәрү планлаштырылган. Ачык ишекләр көненә мәктәпне тәмамлаучы укучыларны, яисә үзләренең булачак һөнәрләрен медицина өлкәсе белән бәйләргә теләүчеләр, ата-аналар чакырыла, дип хәбәр итәләр Тукай районы үзәк дәваханәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев