Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кил әле, бер кочаклап алам үзеңне!

Кнәз авыл җирлегендә кочаклашу көненә багышланган бик кызыклы, мавыктыргыч акция оештырылды. Бәйрәмнең үз традициясе буенча, дустанә формада гына таныш булмаган кешеләрне дә кочып алырга кирәк. Бу көнне шулай ук төрледән-төрле флэш-моблар, викториналар, тематик уеннар үткәрелә. Акция барышында оештыручылар Кнәз авылында яшәүче укытучылар, мәктәп укучылары янына килеп, аларны кысып кочаклап алдылар,...

Кнәз авыл җирлегендә кочаклашу көненә багышланган бик кызыклы, мавыктыргыч акция оештырылды. Бәйрәмнең үз традициясе буенча, дустанә формада гына таныш булмаган кешеләрне дә кочып алырга кирәк. Бу көнне шулай ук төрледән-төрле флэш-моблар, викториналар, тематик уеннар үткәрелә.

Акция барышында оештыручылар Кнәз авылында яшәүче укытучылар, мәктәп укучылары янына килеп, аларны кысып кочаклап алдылар, бәйрәм турында сөйләделәр, махсус буклетлар тараттылар. Буклетта «Әлеге матур көндә үзегезнең туганнарыгызны, дусларыгызны, якын кешеләрегезне, укытучыларыгызны кочакларга онытмагыз!» дип язылган иде. Волонтерлар, шул шигарьгә нигезләнеп, күргән-белгән кнәзлеләрне бәйрәм белән тәбрик иттеләр, көне буена җитәрлек энергия, күтәренке кәеф тупладылар, дип яза Кнәздән актив хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Фото язма авторы тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев