Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район архив бүлегенә аерым шәхесләр турында да документлар алып килергә була

Хакимияттә үткән киңәшмәдә район башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Нэля Хәзрәтовага бу тармактагы озак еллык хезмәте өчен РФ Архив агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды һәм 2017 елда ТРда муниципаль архивларга ярдәм итү буенча грант алу конкурсында җиңгән өчен сертификат бирелде. Әлеге сертификатка видеокамера, фотоаппарат, видепроектор, ноутбук, экран һәм лазерлы указка алыначак.

Киңәшмәдә Нэля Хәзрәтова район активын архив бүлегенең эшчәнлеге белән таныштырды. 2018 елның 1 гыйнварына бүлектә 32 меңнән артык документ исәпләнә, аның 18 меңе - даими саклауга, 13 меңе 50 ел вакытка саклауга куелган.

Узган ел дәвамында «Бигеш» җәмгыятеннән, Яр Чаллы икмәк продуктлары комбинатыннан, «Якты юл» газетасы редакциясеннән, Суднолар төзелеше компаниясеннән, Тукай РайПОсыннан, «Тукайтеплогаз» оешмасыннан документлар кабул ителгән. Шулай итеп, ел буена 596 документ кергән.

2017 елның маеннан ТРда ЕАИС дип аталган бердәм архив мәгълүмат системасы программасы гамәлгә кертелде. Аның ярдәмендә кулланучы теләсә кайсы муниципаль архив фонды белән таныша ала. Хәзергә ЕАИСта 1675 эш бар, 2018 елда да аларны кертү актив рәвештә дәвам итәчәк.

Агымдагы елның 15 гыйнварыннан ТРның муниципаль һәм дәүләт архивларыннан белешмәләрне электрон юл белән алу мөмкинлеге туды. Моның өчен дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында заявка калдырырга кирәк. Гаризаны калдыру тәртибе районның рәсми сайтында да күрсәтелгән.

Архив бүлегенә хезмәт стажы һәм мәктәп яшендә колхоз стажы, хезмәт хакы, оешманың исеме үзгәрү, милек турындагы сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр.

Районның тарихын аерым затлар йөзендә саклау, аларның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, архив бүлеге җирлегебезнең үсеше өчен аерата зур өлеш керткән шәхесләр турында документлар кабул итә. Теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала, дип белдерде Нэля Мозаффаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев