«Подписка өчен телевизор!» акциясендә районнан 3 кеше катнаша
ТРда 2017 елның 25 октябреннән башлап 2018 елның 20 мартына кадәр абунәчеләр арасында «Подписка өчен телевизор!» дип исемләнгән махсус акция үткәрелүе турында хәбәр иткән идек. Акцияне оештыручы - «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте. Моның өчен 2018 елга почта, редакцияләргә барып, Интернет, яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 3тән дә ким булмаган «Татмедиа»...
ТРда 2017 елның 25 октябреннән башлап 2018 елның 20 мартына кадәр абунәчеләр арасында «Подписка өчен телевизор!» дип исемләнгән махсус акция үткәрелүе турында хәбәр иткән идек. Акцияне оештыручы - «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте. Моның өчен 2018 елга почта, редакцияләргә барып, Интернет, яисә ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша 3тән дә ким булмаган «Татмедиа» агентлыгы газета-журналларына язылырга кирәк иде. Соңыннан түләү турында квитанцияне оештыручыларга җибәрү мәслихәт булды.
Конкурс 3 этапта үткәрелә. 2017 елның 25 октябреннән 2018 елның 20 гыйнварына кадәр оештыручылар абунәчеләрдән акциядә катнашу турында хатлар кабул иттеләр. Саллы гына призларны уйнату 9 февральгә билгеләнгән. Ә алар, чыннан да, кызыктырырлык - LED-телевизор, 3 цифрлы Nikon фотоаппараты, 15 данә сарык йоныннан җылы юрганнар һәм 45 данә бүләк җыелмалары. Акциянең өченче этабы - җиңүчеләргә бүләкләр тарату - 20 мартка кадәр билгеләнгән. Бәйге турында тулырак мәгълүмат, җиңүчеләр исемлеге белән www.tatmedia.ru сайтына кереп танышып булачак.
Әлеге акциядә безнең районнан Гөлсинә Фазуллина, Эльмира Мортазина, Зөһрә Маннапова катнашалар. Аларга уңышлар теләп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев