Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киңәшләрегез өчен рәхмәт

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Шәһәрдә яшәсәм дә, мин быел гыйнвардан «Якты юл» газетасына язылдым. Авылда гомер иттем, хәзер балаларымда - калада яшим. Район хәлләрен белеп торасы килә. Шуңа балалар кодагыйларыма кайткан саен район газетасын алып киләләр. Соңгы вакытларда бик матур итеп файдалы киңәшләр бирә башладыгыз. Мин аларны туплап барам. Балаларымны тәмлүшкәләр...

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре! Шәһәрдә яшәсәм дә, мин быел гыйнвардан «Якты юл» газетасына язылдым. Авылда гомер иттем, хәзер балаларымда - калада яшим. Район хәлләрен белеп торасы килә. Шуңа балалар кодагыйларыма кайткан саен район газетасын алып киләләр. Соңгы вакытларда бик матур итеп файдалы киңәшләр бирә башладыгыз. Мин аларны туплап барам. Балаларымны тәмлүшкәләр пешереп сөендерергә яратам. Безнең яшьтәгеләр компьютерны белми, аннан карар идем, элекке кебек журналларга язылу да юк - бик кыйммәт. Авылларда күбрәк өлкәннәр яши, газетагызны эшләгәндә бу хәлне онытмавыгыз сизелеп тора. Рәхмәт сезгә, менә хәзер «Якты юл»ның һәр санын көтеп алам. Файдалы киңәшләр генә түгел, табиб, юрист киңәшләре, сорауларга җаваплар да бик ошый. Элек, авылда торганда, үзем дә язгалый идем сезгә. Мин дә хуҗабикәләргә күптәннән сакланган рецептымны җибәрим әле.


Бик тәмле кәтлитләр

250 г ит, 300 г бәрәңге, бер баш суган, кишер, петрушка, 1 йомырка, сохари, сары май, 1 аш кашыгы каймак, 1 аш кашыгы томат-пюре алабыз.

Итне лавр, суган, кишер, петрушка салынган аз гына су яки шулпада бераз пешереп алабыз. Бәрәңгене кабыгы белән пешереп чистартырга. Ит, бәрәңге, чи суганны иттарткычтан чыгарырга, тоз, борыч сибәргә, чи йомырка кушып, тагын бер тапкыр иттарткычтан чыгарырга. Әлеге массадан кәтлитләр ясарга, сохарида әвәләп, майда кыздырырга. Аннары 5 минут мичтә тотып алырга. Ит пешкән шулпаны сөзеп, каймак, томат-пюре кушып соус ясарга. Кәтлитләрне табынга соус, яшел суган белән бирергә.

Бозау итенә сөт өсте кушып ясалган кәтлит

350 г бозау ите, 1 аш кашыгы атланмай, 100 г сөт өсте, 100 г шулпа, тоз, борыч алабыз.

Өлешләп киселгән итне атланмайда бераз кызарганчы тотарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Шуннан соң кәтлитләрне сөякләр кайнаткан шулпага сөт өсте агызып, тоз, борыч салып пешереп алырга. Табынга шулпасы белән бирергә.

Рәзинә Кәлимуллина,
Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев