Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Якты юл»дан башка тора алмыйбыз, дип әйтүче тугры укучыларыбыз бар безнең

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 10нчы декабрьгә кадәр 2018 елның беренче яртыеллыгына «Якты юл» («Светлый путь») газетасына 660 сум урынына 594 сум түләп язылу мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз. Ташламалы бәя белән язылу ункөнлегенең соңгы ике көне шимбә һәм якшәмбегә туры килә, почта бүлекләре аша язылырга җитешмәсәгез, Интернет челтәрендә дәүләт хезмәтләре порталы аша (uslugi.tatarstan.ru)...

Тукай районының пассажирлар йөртү ассоциасиясе рәисе Равил Төхбәтуллин һәрдаим «Якты юл»га даими язылып бара. «Мин үзем Әҗмәкәйдән, хәзер да шунда яшим. Минем белән бергә эшләүче егетләр дә тукайлылар. Үзебезне район патриотлары дип әйтсәк тә, арттыру булмас: без монда тудык, үстек һәм хезмәт итәбез. Әлбәттә, район вакыйгалырын, яңалыкларын белеп торасы килә. Шуңа күрә без «Якты юл»га язылып барабыз, район хәбәрләрен шуннан укыйбыз», - дип сөйләде ул.

Фәния Дәүләтшина да ташламалы бәягә «Якты юл»га язылырга дип редакциягә килгән. Ул тумышы белән Калмаш авылыннан, бүген анда энесе Заһид яши. Фәния апа үзе 1966 елны Чаллыга укырга килгән һәм шул вакыттан бирле шәһәрдә яши. Ләкин «Якты юл»ны беренче саныннан укып бара. «Ничек инде район газетасын укымыйча торасың? - дип әйтә Фәния апа. - Башта «Коммунизм байрагын» укыдым. 1976 елны «Якты юл» газетасы чыга башлагач, аңа даими язылып бардым. Укырга яратам мин, элегрәк бер кочак газета-журналлар ала идем, хәзер алай ук күп язылмыйм, шулай да район газетасын укымыйча торганым юк. Аеруча авыл хуҗалыгы, алдынгы хезмәткәрләр, күренекле якташларыбыз турында язмаларны укырга яратам. Гомумән, барлык район хәбәрләрен газетадан укып беләм».

Район яңалыкларынан тыш, газета битләрендә файдалы киңәшләр, укучыларның сорауларына җаваплар бастырыла, төрле бәйгеләр үткәрелә. Бәйгеләрдә катнашып, бүләк оту мөмкинлеге дә бар.

«Якты юл» («Светлый путь») газетасына һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең башка басмаларына язылсагыз, даими үткәрелеп барган «Язылган өчен телевизор» бәйгесендә дә катнаша аласыз. Катнашучылар өчен төп бүләк - телевизордан тыш, 3 фотоаппарат, 15 юрган һәм башка бүләкләр каралган. Татарстанның һәрбер районында «Татмедиа» басмаларына иң күп язылучы өчен дә махсус кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак. Бүгенге көндә «Татмедиа» карамагында 98 район, шәһәр һәм республика газеталары һәм 15 журнал исәпләнә. Димәк, нәкъ сезгә кирәкле басманы сайларга мөмкинлек бар.

Бәйгедә катнашу шартларын исегезгә төшерәбез. Беренче адым: 2018 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарылучы өч басмага язылырга. Икенче адым: квитанцияләрнең яки Интернет челтәре аша түләүне раслаучы документларның күчермәләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына хат салып яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына җибәрергә. «Акция» билгесе куерга һәм үзегезнең телефон номерын язарга онытмагыз. Җиңүчеләр лотерея ярдәмендә 2018 елның 9 февралендә билгеләнә.

Ноябрь ахырында башланган «Язылу бүләк ит!» дигән хәйрия акциясе дә дәвам итә. Яңа елга кадәр теләге булган һәр кеше мохтаҗ гаиләләрне, пенсионерларны, инвалидларны матбугат чараларына яздыра ала. Бәлки сезнең арада да икенче яртыеллыкка кемгә дә булса «Якты юл» газетасын бүләк итәргә теләүчеләр булыр. «Язылу бүләк ит!» акциясе тагын өч атна дәвам итә, бу мөмкинлектән файдаланыгыз, игелекле гамәл эшләп калырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев