Туган җанлы апам бар минем!
Туганлык хисе – дөньядагы иң изге хис. Ул хис – йөрәкләрне тоташтыручы алтын күпер. Ни кызганыч, соңгы елларда кешеләр арасында бу хис сүрелә башлады. Дөнья малы өчен туган белән туган тарткалаша, ызгыша. Менә шул хәлләрне күреп, ишетеп торганнан соң Гәүһәр апамны уйлап, аның гомере буена туган җанлы булуына сөенәм. Бертуган Гәүһәр апам барыбызны да кайгыртып яшәүче, әниебез урынына калган кеше. Балачагымнан ук ярдәмче булды ул. Әтием 34 яшендә сугышта һәлак булды һәм әниебез 36 яшендә тол калды. Тормыш авыр, сугыштан соңгы еллар бит. Апага урман кисү, торф чыгару кебек авыр эшләр башкарырга туры килде. Егерменче яшендә кияүгә чыкты ул. Ире белән шахтерлар шәһәре Гремячинскийда яшәделәр. Анда да ул авыр эшләр башкарды. «Гөлфиябезне укытырга кирәк. Арада беребез булса да укымышлы булсын!» Апа шулай диде. Һәм, ярдәменнән ташламады. Өс-башымны карады, ел саен Сабантуена матур тукымалар алып кайтып бирде, әнкәй шул тукымалардан матур күлмәкләр текте. Мин кияүгә чыкканда Гәүһәр апам сандык тутырып бирнә әзерләде.
Мин дә 37 яшемдә, өч баламны кочаклап тол калдым. Сыер асрадым. Ә аны тәрбияләргә бик күп көч түгәргә кирәк. Печән чабу, салам китерү... Болыннарны су баскач утраулардан бергәләшеп печән чаптык, аны чыгардык, җыеп лапаска өеп куя торган идек. Әле мондый хәл дә булды. Минзәлә утравында җәйдән әзерләп, күбәгә өеп калдырган печәнне кышын алып кайтырга баргач, боз кителеп ДТ тракторы белән суга чумдык. Аллаһка шөкер, ул бәладән исән-аман чыктык.
Гәүһәр апам өч сыйныф белем белән калды. Әни аңа: «Кызым, кул арасына керерлек булдың, минем белән колхозда эшләрсең», – дип апаны укудан туктатты. Бергәләп савым сыерын җигеп басуга тирес чыгардылар, Курьяга чәчү орлыгына бардылар. «И-й, апам, курчак белән уйнар чагыңда тормыш тәртәсенә җигелгәнсең бит», – дим, йөрәгем әрнеп.
Исемдә әле, әнкәй белән апа сыер җиктеләр дә, әнкәй: «Бүген апаң белән Кырныш урманына утынга барырсың. Әкерен генә йөрегез, берүк сыерга суга күрмәгез», – ди. Әнкәйнең мине олы кызлар чутына керткәненә сөендем, азак килеп.... көендем. Кырныш тавын менгәндә сыерыбыз туктап калды. Апакаем: «Әй, җаныкаем, атла инде, без дә булышабыз» дип сыерны алай итеп тә, болай итеп тә юмалап карый. Мин сыерны кесәдәге ипи валчыклары белән алдаштырып барам, апа арттан арбаны этә. Бераздан әни дә килеп җитте. Көч-хәл белән өйгә кайтып җиттек.
Апам Минзәләдә ташчы булып эшләгәндә үзләренә таштан йорт салып керделәр. Әнкәйнең терәүле өен сүтеп таштан өй җиткереп бирде, мунчалы да итте. Минем өемнең алтынчы почмагын салуны ул оештырды. Алдынгы ташчы, төзүче булса да, кулларының нәфислеген җуймады. Шул җитез, йөгерек бармаклары белән күпме әйберләр чикте, бәйләде ул. Минем балаларыма җылы башлыклар, кофталар бәйләде. Кул эшләре белән авылда, район күргәзмәләрендә катнашып I, II урыннарны алды. Берсендә шулай, 3х4 метрлы итеп кулдан эшләнгән стена келәмен күтәреп, мәдәният йортына кул эшләре күргәзмәсенә киләбез. «Әллә оча торган келәм чиктеңме? Синнән булыр ул, Гәүһәр апа!» – диешәләр авылдашлар. Йоннан эрләнгән аллы-гөлле җептән бәйләнгән келәм өен ямьләп, балкып, стенада эленеп тора. Туксан яшендәге Гәүһәр апам хәзер дә мине кайгыртып яши: дару үләннәре җыеп киптерә һәм шулардан төнәтмәләр әзерләп китерә.
Гәүһәр апа, син безгә бик кирәк. Без сине бик яратабыз. Авыл халкы да сине – район җирлегендәге төзелеш объектларын сафка бастыруда күп хезмәт куйган ташчы кызына хөрмәт белән карый. Матур итеп олыгаю – үзе зур бәхет. Туган җанлы кардәшләрең булу – тагын да олы бәхет. Шушы олы нигъмәтләргә куанып яшәргә язсын безгә, Гәүһәр апам!
Гөлфия Әһлиева. Боерган авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев