Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тәрәзә йөзлекләреннән таныйлар

Сүзем Теләнче Тамак авылында яшәп көн күрүче, илдәге күп вакыйгаларның шаһиты, хезмәт ветераны Мәхмүт Нурмөхәммәт улы Шәйморатов турында. Ул яңа елның 14 гыйнварында үзенең 90 яшен тутыра.

Балачагын, бергә үскән дус-ишләрен сагынып, ул кайчагында туган авылы Баланлыга барып чыга. Әмма чакыр-чокырлы йорт нигезендә кычыткан, әрекмән үләннәре генә башларын иеп каршылый. Юк инде синең туган авылың, дус-кардәшләреңнең эзләрен дә таба алмассың, дияләр сыман алар. Заманында вак авылларны бетереп, халкын эре авылларга күчерү сәясәте белән юкка чыккан Баланлы Мәхмүт абый һәм башка авылдашлары күңелендә тирән рәнҗеш хисләре кузгата. Шулай итеп, Мәхмүт агай Теләнче Тамак авылына күченә.

Яшь егет сугыш авырлыкларын үз җилкәсендә бик иртә татый. Нинди генә колхоз эше булмасын, һәркайсын тырышып башкарып чыга. Армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта, Магадан ягында үтәп кайткач, җиң сызганып Теләнче Тамак күмәк хуҗалыгында эшли. Хуҗи авылында яңа һөнәри белем бирү мәктәбе ачылгач, шунда укып тракторчы һөнәрен үзләштерә. Иртәдән кичкә кадәр басу эшендә була, җир эшкәртә, чәчүен чәчә, уңышын җыеп ала. Хуҗалык районда югары уңыш үстерүе белән таныла. Монда тракторчы Мәхмүтнең дә өлеше зур була.

«КамАЗ»ның авыл хуҗалыгы зонасына караган «Мәгариф» колхозында, башка хуҗалыклардагы кебек, 80нче елларда зур төзелешләр башлана. Фермаларны, ындыр табакларын, амбарларны яңарталар, авылларда төзелеш киң җәелә. Шул чакта механизатор Мәхмүт Шәйморатов урман эшенә, агач материаллары әзерләүгә керешә. Төзелештә балта осталары җитмәгәч, балта эшенә тотынып, балта остасы булып китә. Теләнче Тамакта һәм күрше-тирә авылларда аны бик яхшы төзүче буларак беләләр. Үзе әйтмешли, гомерендә 40тан артык яңа йорт салып, авыл кешеләрен шатландырган. Бик рәхмәтле аңа кешеләр. Тәрәзә рамнары, тәрәзә йөзлекләре ясауда да үз өлгесен булдырган. Шунысы мөһим, туплаган тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклашты ул. Озак еллар Теләнче Тамактагы интернат-мәктәп укучыларына балта эше, столярлык һөнәре буенча практик дәресләр бирде.

90 яше тулган көнендә гаилә тормышындагы икенче мөһим вакыйгасын искә аласы килә. 2018 ел башында Мәхмүт бабай Шәйморатовның Мерәс авылы кызы Зөһрә апа белән ярәшеп яшәүләренә дә 60 ел була. Бу да бик күркәм гаилә бәйрәме. Мин гаилә башлыгы Мәхмүт бабай белән сөйләшеп утырганда, аның җитезлегенә, саф фикер йөртүенә сокландым. Тукаебыз «Бабай» дигән шигырендә әйтмешли, «Бабай дөньяда күпне күргән, һаман сәламәт ул, матур йөзе, яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе».

Киләчәктә дә сәламәт яшәп, бәхет-шатлык теләп калабыз мөлаем ил агасы Мәхмүт бабай Шәйморатовка.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Александр Медведев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев