Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк

“Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк” дигән әйтемне еш кабатларга туры килә.Тарихны яңадан язарга омтылыш көнбатышта аеруча нык сизелә. Сугышта СССР ның ролен юкка чыгару,яңа геройлар эзләү ,сугышта иңгә –иң куеп бөек җиңүне якынайткан “тугандаш” дип аталган халыкларда да күренә башлады .Күпме кан кою бәрабәренә куелган һәйкәлләр юк ителә.Яла –ягу ,ялагайлык алга сөрелә.Кыйммәтләр үзгәрә.Рухый ярлылык җәмгыятебезне эчтән тарката.

 Шушы болганчык елларда, яш буынга патриотик тәрбия бирү иң беренче планга килеп баса.Һәр чорның үз геройлары була .Туган авылыңда  тарих битләренә кереп калырлык истәлек калдыру геройлык түгел мени? Сүзем Күктәк-Мирсәит авылында 9 нчы майда тантаналы рәвештә ачылган, сугышта вафат булган,сугыштан кайтып инде гүр ияләре булган, авылдашлар хөрмәтенә ачылган һәйкәл турында .

2017 нче елда  Залаков Әнүвәр Мәхмүт улы ярдәме белән Илшат Мәҗит улы Идрисовның хыялы тормышка аша.Күктәк-Мирсәит авылында барлык таләпләргә дә җавап бирә торган буа барлыкка килә. Әнүвәр Мәхмүт улы бүген арабызда юк инде, урыны оҗмахта булсын.

Идрисов Мәҗит ага тормышның ачысын күп татыган ,әсирлектә булып ,ике тапкыр качып ,сугыштан соң да  “пленный” тамгасы белән яшәгән ,хезмәт куйган бөек шәхес.Сугышка киткәндә аны нәни биш баласы озатып кала.Барлык авырлык тормыш иптәше Маһиҗамал җилкәсенә төшә. Сугыштан соң 9 бала үстергәннәр. Барлык балалары да,  тормышта үз юлларын табып,  матур тормыш кичерәләр.

Идрисов Илшат Мәҗит улы Татарстанның атказанган табибы.Туган төбәгенә ,җиңү яулаган авылдашларына хөрмәте, аңа  башлаган изге эшендә ярдәм иткәндер. Авылдашлар истәлегенә һәйкәл куюда аның улы Идрисов Рамил зур тырышлык куйды.Илшат аганың энесе Идрисов Фирдәвис эшнең үзәгендә булды.Сугышта вафат булган авылдашлар истәлегенә 47 төп миләш утыртылды .Бикмухаметов Илгизәр ,Калимуллин Салават миләш агачларын төпләп, әзерләп куйдылар.Ярның икенче ягына чияләр утыртылды.

9нчы май көнне укучылар, укытучылар, кайткан кунаклар” үлемсез полк” белән Күктәк -Мирсәит авылыннан уздылар.Митингны библиотека хезмәткәре Мингалиева Зөлфия Яскәр кызы эчтәлекле итеп алып барды.Авыл җирлеге башлыгы Сәгытдинов Мансур Сәхәбетдин улы тантананы ачып җибәрде . Зур хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.Хакимият башлыгы исеменнән Тукай районы шифаханәсенең баш табибе  Сабирҗанов Галим Габбәс улы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.Һәйкәлне ачуны Идрисов Илшат белән аның улы Рамил башкардылар .Авылыбызның имам-хатибы  Мөдәрис хәзрәт яу кырында  ватанны саклап  вафат булган авылдашларыбызга багышлап дога укыды.Бер минут тынлык игълан ителде .Идрисов Илшат Мәҗит улы авылдашларын ,килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, бу изге эшне башкаруда ярдәмнәре тигән һәр кешегә рәхмәтләрен җиткерде.Мәктәп укучыларының чыгышын  җылы алкышлар белән кабул иттеләр.Бәйрәмдә танылган җырчылар Илназ Бах һәм Гүзәл Идрисовалар үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Идрисов Фирдәвис Мәҗит улы үзенең моңлы җырын  әтисенә багышлады.Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре ,запастагы подполковник  үзе иҗат иткән  җырын башкарды.Авылдашлар исеменнән рәхмәтләрне Валиев Әүфәр Зәки улы, Шайдуллина Әминәләр җиткерде.

Бу һәйкәл ачу гына түгел ,горурланырлык үткәннәребезгә еллар узгач карау, тарихыбызны барлау,яу кырында ятып калган туганнарыбыз каршында башларыбызны иеп,безгә бүләк иткән тыныч тормыш өчен тирән рәхмәтләребезне белдерү дә.Туганнар, авылдашлар каршында  туганлык җепләрен ныгыту да.

Өлкәннәребезнең күзләрендәге яшь- шатлык яше иде .Авылыбызның иң өлкән кешесе Мирсаитова Рәшидә “Әтиемне бик матур итеп төшемдә күрдем ,җаннары тынчлангандыр инде ,“-диде яшь аралаш.

Идрисов Илшат Мәҗит улы тәкдиме белән бу урынны “Чияле күл”-дип атарга килештеләр.

                                                                                                      С.Әхмәтҗанов                     9 май 2018 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев